+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 04:30

"Оныкларымны да күрә алмам микән?.."

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле Уфада унбишәр концерт биргәндә аның җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов белән фотога төшәргә озын чират тезелә иде. Шул чираттагы кызлар, егетләр, әйдәгез, бер яхшылык эшлик әле!

"Оныкларымны да күрә алмам микән?..""Оныкларымны да күрә алмам микән?.."
"Оныкларымны да күрә алмам микән?.."

Дәниф Шәрәфетдиновның юл һәлакәтенә юлыгып, сәламәтлеге какшавы, күп елларга сузылган сырхау белән көрәшүе турында язып тордык. Матди ярдәм җыю оештырылганда да читтә калмадык. Инде хәзер дә битараф була алмыйбыз. Ярдәм оештыру турында Яр Чаллы җырчысы Ринас Әхмәтов яза.

«Хөрмәтле дуслар, сәхнәдәшләр, якташлар, абзый-апалар! Сезгә тагын мөрәҗәгать итәргә булдык. Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк.
Бүгенге көндә күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Бер ничә ел элек, Бехтерев авыруын дөрес дәваламау сәбәпле, бер күзе күрү сәләтен югалткан иде инде. Бүген аның янына кергәч, фатир буйлап ике кулы белән ишектән стенага, стенадан ишеккә тотынып йөргән Дәниф абыйны күреп, күземнән яшьләр килде. Мин - аңа, ул миңа сиздермәскә тырыштык, чөнки ул беркайчан да үз авырлыкларын кешегә сөйләмәде. Ләкин бүген алга килеп баскан проблема үзенекен итте. Бик озак сөйләшеп утырдык. «Ринас, әле бит шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп, гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микән?» – дип, ул да елап җибәрде.

Бүгенге көндә Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк (СКВОЗНАЯ ПЕРЕСАДКА РОГОВИЦЫ)
«Кыйммәтле» дигәннең бүгенге көндә МИЛЛИОН сумнан артык сумма икәнлеге аңлыйбыз инде…
Кем күпме булдыра ала, ЗИНҺАР, ЯРДӘМ ИТИК!

Получатель: ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер:2202200600704942
Телефон: 89370423783.
Бу – фейк түгел!»

Гамәл дәфтәренә бер "5"ле булсын, читтә калмыйк, дуслар!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас