+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 06:10

Русия Героеның туган авылында — Татарстан кунаклары

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылы шушы көннәрдә янә кунаклар кабул итте. Русия Герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган авылында Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев булып китте.

Русия Героеның туган авылында — Татарстан кунакларыРусия Героеның туган авылында — Татарстан кунаклары
Русия Героеның туган авылында — Татарстан кунаклары
Вәсил Габделгаяз улы җитәкчелегендәге делегацияне кырмыскалылылар татар халкына хас булган кунакчыллык күрсәтеп каршы алды. Мөхтәрәм кунаклар килүен белеп, Миңнегали Шәйморатовның һәйкәле урнашкан мәйданга авыл халкы да җыелды. Чара әнә шулай ихлас аралашудан башланып китте. Вәсил Габделгаяз улы Уфа шәһәрендә Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу тантанасында катнашуы һәм аннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты, легендар шәхеснең туган авылында җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов Коръән сүрәләре укыганнан соң, җыелучылар Миңнегали Минһаҗ улының һәйкәленә чәчәкләр салды. Кырмыскалы районы хакимияте җитәкчелеге һәм авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин кунакларга һәйкәлнең барлыкка килү тарихы, якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан башкарылган эшләр хакында сөйләделәр.
Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, кунаклар Миңнегали Шәйморатовның шушы авылдагы модельле мәдәният йортында урнашкан күргәзмә залына юлланды. Биредә 3D маппинг проекция панорамасы ярдәме белән башкорт кавалеристларының хәрби юлы турында фильм карау мөмкинлеге дә бар. Урындагы мәктәпнең тарих укытучысы Валентина Моратшина якташыбызның тормыш һәм хәрби юлына кагылышлы байтак фактларга да тукталып үтте. Премьер-министр урынбасары билгеләвенчә, Казанда Миңнегали Шәйморатов турында зур фильм төшерелгән һәм тиздән аны якташлары да карый алачак.
Очрашуда күренекле якташыбызның туганнары катнашуы да аңа ямь өстәде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас