+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 16:24

Салават Юлаев һәйкәленә нәрсә булган?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә”дә Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә кагылышлы сорауга да җавап бирде.

Салават Юлаев һәйкәленә нәрсә булган?Салават Юлаев һәйкәленә нәрсә булган?
Салават Юлаев һәйкәленә нәрсә булган?

Салават Юлаев һәйкәле төзекләндерүне таләп итә. Проектлау эшләрен башкаручы подрядчы табылган: грунт, постамент анализлары, зур фәнни эш алып барыла. 2023 елның мартына реставрация проекты әзер булачак.

Кешеләр беркадәр вакытка милли батырның статуясы постаменттан алынып торуына әзер булырга тиеш. Димәк, Уфа 450 еллыгын үзенең төп символларының берсеннән башка каршы алуы ихтимал.

Проектны алганнан соң эшләр башлануның төгәл сроклары билгеле булачак, - дип җавап бирде Радий Хәбиров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас