Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыкның 4 611 мөрәҗәгатен теркәгән. Системага өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 825 хәбәр килгән. Бу – алдагы атнадагыдан 294кә күбрәк. Икенче урында юллар темасы – 699 мөрәҗәгать, аннары төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәламәтлек саклау темалары килә.
Шул ук вакытта Республикага идарә итү үзәге элегрәк килгән мөрәҗәгатьләрне дә контрольдә тота. Әйтик, быел июльдә Уфадан бер ханым социаль челтәрләрдә Дим районындагы Дим кордонының үзәк урамындагы юлга зарланган. Монда зур чокырлар хасыйл булган. Бу хәбәрне ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән.
“Без мөрәҗәгатьне Уфаның Дим районы хакимиятендәге коллегаларыбызга тапшырдык, ә алар, үз чиратында, Уфа хакимиятенең Юллар төзү һәм ремонтлау, ясалма корылмалар төзү идарәсе белән элемтәгә керде. Юлның бу участогы – муниципаль һәм ул 22нче бакчачылык ширкәтенә илтә. Дим кордонының үзәк урамын ремонтлау планлаштырылган һәм “Коммерциягә карамаган бакчачылык оешмаларына илтүче автомобиль юлларын ремонтлау” республика программасына кертелгән булган. Эшкә августта керештеләр. 13 октябрьдә ремонт тәмамланды”, — дип язалар ЦУРдан.
Юлларны ремонтлауның тагын бер мисалы. Кире элемтә платформасына Уфа шәһәрендә яшәүче ханымнан Зеленогорск урамы буенча 5нче йорт ихатасына керү юлы чокырлар һәм ярыклар белән чуарлануы турында хәбәр килә. Мөрәҗәгать Октябрь районы хакимиятенә тапшырылган. Районның төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре юлны ремонтлаган.
Стәрлетамак районының Байрак авылында яшәүче ханым республика җитәкчесе Радий Хәбировка балалар көн саен белем бирү учреждениесе автобусында мәктәпкә юллана торган тукталышны тиешле хәлгә китерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ул белдерүенчә, тукталышта павильон юк һәм бу тирә яктыртылмый. Моннан тыш, укучыларга автобусны тулы чүп-чар баклары янында көтәргә туры килә. “Монда машиналар туктый, чүп-чар ташлый, балаларның күзләрен фара белән сукырайта, алар кая йөгерергә белми. Болар барысы да автомобиль юлында була”, — дигән ханым.
Тиздән социаль челтәрләрдәге бу хәбәргә муниципалитет хакимияте игътибар иткән. “Байрак авылындагы тукталыш буенча сезнең мөрәҗәгать кабул ителде. Хәлне аныклап, җавапны биредә урнаштырачакбыз”, — диелә район хакимиятенең җавабында.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче ханым Мәскәү проспекты һәм Новоселов урамы киселешендә светофорда кызыл ут янмавы турында социаль челтәрләрдә 8 октябрьдә язган. Хәбәрне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән. Бу инцидентны Октябрьский шәһәре хакимиятенең стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлеге үз өстенә алган. 12 октябрьдә юл чатында светофор ремонтланган.
23 сентябрьдә Уфа районының Михайловка авылында яшәүче ханым Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә Луговая урамында юл билгесе ватылуы турында яза. 10 октябрьдә Уфа районының хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре билгене ремонтлаган.
18 октябрьдә, Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” системасы социаль челтәрләрдә уфалыларның берсеннән “sos” сигналын теркәгән. Ул Иван Якутов исемендәге паркта балалар мәйданчыгына кагыла: монда уен корылмасының бер беркетмәсе ватылган. Уен вакытында балалар моны күрмәскә һәм җәрәхәтләнергә мөмкин. Башкортстан ЦУРының мониторинг бүлеге мондый темаларны беренче чиратта эшкә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Республикага идарә итү үзәге бу хәлне коллегаларына эшкәртүгә тапшырганчы, “Горзеленхоз” хезмәткәрләре ремонтка керешкән булган инде. Ике сәгатьтән соң конструкциянең ватылган элементы тергезелгән, ә мөрәҗәгать авторына социаль челтәрләрдә җавап биргәннәр.
“Игътибарлы ата-аналарга — битараф булмаганнары, ә “Горзеленхоз”га оперативлыгы өчен рәхмәт белдерәбез”, — дип язалар ЦУРдан.
2022 елның 1 гыйнварыннан 18 октябренә кадәр Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системаларында балалар мәйданчыкларын ремонтлау темасына 535 хәбәр теркәлгән. 2021 елның шул ук чорында алар 502 булган.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.