+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Октября 2022, 13:25

Руль артында – ... исерек малайлар һәм бабайлар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле тупас бозу ике очракта да күңелсез тәмамланган.Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре 23 октябрьгә каршы төндә Әбҗәлил районында руль артына исерек килеш утырган 15 яшьлек үсмерне тоткарлаган.

Руль артында – ... исерек малайлар һәм бабайларРуль артында – ... исерек малайлар һәм бабайлар
Руль артында – ... исерек малайлар һәм бабайлар

Аны районның Геологоразведка авылы тирәсендә туктатканнар. Юл-патруль хезмәте наряды “ВАЗ-2107” автомобиленә игътибар иткән, чөнки ул нарядның законлы туктарга кушу таләбенә буйсынмаган, качарга уйлаган. Берникадәр куып барганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары автомобильне туктарга мәҗбүр иткән.
Тикшерә башлагач, шул ачыкланган: үсмернең үзе белән документлары булмаган. Алай гына да түгел, җаваплылыктан качу ниятеннән ул инспекторларга үзенеке урынына абыйсының исем-шәрифләрен әйткән... Һәм ул исерек булып чыккан.

Үсмер полиция хезмәткәрләренә үзенә 18 яшь тулмавын, әтисенең машинасын сорамыйча алуы турында әйткән. Әти-әнисен чакыртып китергәч, аның шәхесен тагын бер тапкыр ачыклаганнар.
Үсмергә карата берничә протокол төзелгән, материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.
Исерек водительләр арасында малайлар да, бабайлар да бар. Шушы көннәрдә Сибай – Акъяр автомобиль юлының 65нче чакрымында “ВАЗ-21099” машинасына идарә итүче 63 яшьлек ир юл читенә чыгып очкан. Һәлакәт урынына ЮХХДИ хезмәткәрләре килгән.
Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә водительнең исерек булуы ачыкланган.
Бу кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә салынган. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Уфа – Белорет автомобиль юлының 180нче чакрымында “Kia Rio” автомобилен йөртүче хатын-кыз балигъ булмаган ике баласы белән кюветка төшкән.
Юл-транспорт һәлакәте урынына Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетының Белорет эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән. Зыян күрүчеләр ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырылган. Коткаручылар Межгорьедан килеп җиткән янгын сүндерүчеләр белән бергә автомобильне юл буе канавыннан чыгарган. Башлангыч версия буенча, тәүлекнең караңгы вакытында тизлек режимын үтәмәү авариянең сәбәпчесе булган, дип хәбәр иттеләр дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән.
Машинада юлдан чыгып очуның тагын бер очрагы икеләтә фаҗига белән тәмамланган.

Октябрь башында абыйлы-энеле Азат һәм Ришат Локмановлар, Ишембайдан берсенең машинасына утырып чыгып, эзсез югалды. Полициягә югалу турында гариза белән ирләрнең туганы мөрәҗәгать итә. Эзләү башланды, ләкин нәтиҗә бирмәде. Егетләр ике атнадан соң табылды. Билгеле булуынча, Локмановлар юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган.
– 21 октябрьдә Ишембай районы сулыкларының берсендә урындагы халык автомобиль күреп калган. Әлеге урынга тикшерү-оператив төркем җибәрелә. Машинада ике ир-ат гәүдәсе табыла, – дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Башлангыч версия буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, машина әйләнеп, суга төшкән.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас