

- "Туры элемтә" - чыннан да турыдан-туры сөйләшү кебек узды. Мин ел саен республика җитәкчесенә сорау бирәм. Бу юлы инде транспорт реформасы буенча бирдем. Радий Фәритович бу сорауны җылы кабул итте һәм тулы җавап бирде.
Чыннан да, бүген шәһәрдә, районнарда йөргәндә без күрәбез - кешеләрне сыйфатлы, уңайлы автобуслар йөртә.
Ә мин бу транспорт реформасының икенче этабы нинди булачак, дип сорадым. Радий Фәритович транспорт реформасының икенче этабы - районнардагы бәләкәй авылларга автобуслар йөрү турында әйтте. Мин уйлыйм бу җавап безнең авылда яшәгән кешеләр өчен бик тә кирәк булгандыр. Чөнки район үзәгенә, дәваханәгә барсыннармы - алар өчен автобуслар йөрүе кирәк. Республика җитәкчесенең җавабыннан халык кәнәгать калгандыр, дип уйлыйм.
Шуны да билгелисем килә, Радий Фәрит улы экранда халык язган сорауларга тукталды. Ул халык белән турыдан-туры сөйләште, дип әйтергә була. Бу гамәл сорау биргән кеше өчен бик мөһим һәм аның күңеленә якын булгандыр, дип уйлыйм, - диде Фаил Фатхетдинов.