+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 октябрь 2022, 13:05

Ярдәм, һичшиксез, булачак!

Аны алу вакыты, урыны, тәртибе турында нәрсәләрне белү зарур?БСТ телеканалында туры эфирда оештырылган тапшыруда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров раслаган ярдәм чаралары пакеты турында сүз барды.

Ярдәм, һичшиксез, булачак!Ярдәм, һичшиксез, булачак!
Ярдәм, һичшиксез, булачак!

– Башкортстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан әлеге чаралар планын тормышка ашыруга һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән барлык кирәкле чаралар һәм норматив-хокукый актлар оператив рәвештә кабул ителә. Хәзер Башкортстан Хөкүмәтендә берничә закон проекты килештерелә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны яисә аларның гаилә әгъзаларын 2022 елда һәр төрдәге бер транспорт чарасы өчен транспорт салымын түләүдән азат итү каралган законга үзгәрешләр кертү турында. Әлеге закон проектын ноябрьдә кабул итү планлаштырыла, – дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә үткән оператив киңәшмәдә билгеләп үтелүенчә, мобилизацияләнгәннәрнең балалары мәктәпләрдә бушлай туклану, транспортта бушлай йөрү һәм сөт кухнясы продукциясеннән файдалану мөмкинлеге ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда федераль дәрәҗәдә каралган барлык социаль ярдәм чаралары да тормышка ашырыла.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, бу хакта барлык мәгълүмат Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/37622/
Шулай ук, “Аңлатабыз. Башкортстан” һәм “Хезмәт мөнәсәбәтләре” телеграм-каналларында файдалы яңалыкларны табарга була.
“Аңлатабыз.102” платформасында барлык социаль челтәрләр берләштерелгән, анда, шулай ук, гражданнарны кызыксындырган мәсьәләләр буенча барлык актуаль мәгълүмат бирелә.
Шулай ук, кешеләр бу мәсьәләләр буенча Башкортстан Республикасының Ситуацион үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: 122, өстәмә номер – 1; 8 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр).

Брифинг барышында республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова мондый аиләләргә 11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы карары белән кабул ителгән өстәмә ярдәм күрсәтү тәртибе турында да сөйләде.
– Ярдәмнең барлык чараларын да күрсәтү тәртибен раслау өчен хәзерге вакытта республика министрлыклары һәм ведомстволары параллель рәвештә дистәләгән норматив хокукый документларны тизләтелгән режимда кабул итә, – дип билгеләп үтте министр. – Һәр министрлык үз документлар пакетын эшли. Әйтик, якын көннәрдә кабул ителергә тиешле өч законның берсе безнең министрлык тарафыннан эшләнде һәм бүген без аны Дәүләт җыелышы-Корылтайга юлладык.

Ленара Иванова гаиләгә теге яки бу өстәмә ярдәмне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә аңлатты.
– Мөрәҗәгать итүнең берничә варианты булачак: әлеге ташламаны бирүче органга (әйтик, укучыны бушлай тукландыру өчен мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә мөмкин), Күпфункцияле үзәкләргә (министрлыклар һәм ведомстволар барлык норматив хокукый документларны кабул иткәннән соң), “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша (Санлы үсеш министрлыгы тиешле техник мөмкинлек булдырганнан соң).

Хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм чаралары турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да сөйләде.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча ярдәм чарасының 10 төре каралган, алар төрле яшьтәге балаларга кагыла һәм аларга гына да түгел.
– Ярдәм чараларының берсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын 1,5 яшькә җиткәч бакчага чираттан тыш кабул итүне күздә тота, – диде Айбулат Хаҗин. – Моның өчен әнисе яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә, гариза бирә, махсус хәрби операциядә катнашучының статусын раслаучы белешмә алып килә.
Моннан тыш, балалар бакчасына йөргән 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәр бала мәктәпкәчә белем бирү оешмасына бушлай йөрү хокукы ала. Моның өчен әни кешегә балалар бакчасы җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә, тиешле гариза язарга кирәк. Әлеге чара гариза бирү датасыннан алып әти кеше (законлы вәкил) махсус хәрби операциядә катнашкан чорда гамәлдә булачак.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары буенча мәгълүмат Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган: https://education.bashkortostan.ru/presscenter/news/491619/

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас