"Уфага легендар спортчы, ирекле стильдә танылган Русия көрәшчесе, хәзер Русия Олимпия комитеты президенты киңәшчесе, Русия спортчылар берлеге президенты Давид Мусульбес килде. Моннан тыш, ул - минем 32 еллык дустым, һәм мин моның белән бик горурланам.
2000 елда Сиднейда узган XXVII Олимпия уеннары җиңүчесе, 2 тапкыр - дөнья, 6 тапкыр - Европа, 5 тапкыр Русия чемпионы - аның күпсанлы спорт җиңүләренең бер өлеше генә.
Тизлеге аның авырлыгы өчен реаль түгел, дип, нәкъ аның турында әйтәләр һәм язалар.
Иң зур авырлыктагы иң җитез көрәшче, Башкортстан Республикасына рәхим итегез!
Алга таба көрәшәбез!"
Исегезгә төшерәбез, Уфада ирләр арасында Башкортстан Башлыгы призына грек-рим көрәше буенча шәхси һәм команда зачетында Русия кубогы уза.