+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Октября 2022, 06:30

“Артыннан йөрмисез бит...”

Кешегә тиешлесен элек бирәләр иде, хәзер йолкып алырга кирәк.

“Артыннан йөрмисез бит...”“Артыннан йөрмисез бит...”
“Артыннан йөрмисез бит...”
Бер караганда моның аермасы да юк кебек: бирәләр, алалар... Ләкин төптәнрәк уйлаганда алай түгел шул. Элек җәмгыять кануннары буенча шундыйрак тәртип иде: кешегә тиеш, ул аңа лаек, чираты җиткән, ул чиратны артка күчерерлек сәбәп юк икән, фатирын да, югары исемнәрен, бүләкләрен дә бирделәр, вазыйфа баскычлары буйлап та күтәрделәр. Яше җитеп, лаеклы ялга чыкканда да катлаулылык, аңлашылмаучанлык тумады: пенсия күләме аның эш стажына, күпме хезмәт хакы алганлыгына карап исәпләнде.

Хәзер алай түгел. “Хәзер” дигәнем, соңгы 30, аеруча 20 елда. Минем чамарак яшьтәге танышым бар. 16-17 яшьтән берөзлексез эштә. Югары белемне дә эштән аерылмыйча, читтән торып укып алды. “Больничный” дигән­нең нәрсә икәнен дә белми. Тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсе буларак, айлык акчасы да әйбәт чыгып килде.
Шул танышым сөйли: “Бүгенге заманга яраклашкан, яши белүче, үзен һичкемнән кыерсыттырмаучы кардәш абзыем әйтә, искәртә килде: “Пенсиягә якынлашасың, алдан хәстәрлек күрер­гә онытма!” “Минем өзлексез эш стажым зур, хезмәт хакым мул, документ­ларым барысы да тәртиптә, ә калганы Пенсия фонды хезмәткәрләре хәстәр­леге”, — дим ваемсыз гына. “Син нәрсә, искелек калдыгы, Совет заманындагы кебек фикер йөртәсең? Төкерделәр синең озак еллар мул акча алып эшләвеңә! Пенсия күләмен бит урыннардагы бүлекчәләрдә документлар тутырып утыручы япь-яшь кызлар хәл итә. Кәнфитен, шоколадын күтәреп, алар янына еш йөрергә, күңелләрен күрергә кирәк. Ә син йөрмисең, китереп биргәнне көтәсең”.
Әлбәттә, мин аның сүзләрен җитди дип кабул итмәдем. Ничек инде алай булуы мөмкин?!
 
Ә менә тәүге пенсияне алгач авылга кайткан идем. Элек берсе – чөгендер үстерүче, икенчесе савучы булган ике апам пенсиямнең күләмен сорагач, әйткән идем шул. “Ки-ит, кеше белмә­сен, көләрләр, шунча еллар укып, шундый урында эшләп... Без башлангыч белем белән, гади колхозчылар булып синнән күбрәк алабыз икән”. Шуннан мин күпме пенсия алганымны беркемгә дә әйтмәскә ант иттем. Әлегә сүземдә торам...”
Танышым һәм аның кардәше сөйлә­гәннәргә бигүк ышанасы да килми...
 
Пенсия һәм пенсионерлар турында сүз чыккач, тагын бер нәрсә. Совет заманында сау-сәламәт кешенең эшләмәве зур гаеп санала иде. Мәсә­лән, шагыйрь Иосиф Бродскийны, беркайда да эшләми дип, хөкемгә тарттырдылар. Ул СССРдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Аңа иҗат казанышлары өчен соңыннан Нобель премиясе бирелде.
Эшче кулларга, аеруча зур тәҗри-бәле белгечләргә илдә әле дә мох­таҗлык бар. Гаҗәп хәл: сау-сәламәт булып, пенсия яшендә дә эшләвен дәвам итүчеләр менә ничә еллар финанс яктан “законлы нигездә” кыерсытыла: пенсияләренең шактый өлеше тотып калына. Эшләгән өчен гаепле булып калалар. Гади хезмәт ияләренең пенсиясе дә ташка үлчим генә бит инде. Төгәлрәк итеп әйткәндә — “адәм мәсхәрәсе”. Хезмәтчәннәр хокукларын яклау өчен моннан 100 ел элек оештырылган профсоюзлар да хәзер юк хәлендә. Моңардан файдаланып күп урыннарда шул күзәтелә: пенсия дә ала, дип өлкән кешенең хезмәт хакын кисәләр, эшли дә дип, пенсиясен тотып калалар.
Шул ук вакытта өлкәннәр арасында да бүгенге заманга яраклашкан, “мин үземә кирәген бугазларын буып, йолкып алам”, дип яшәүчеләр арта бара. Елгырлар, нахаллар. “Артыннан йөрү­челәр...” “Эшләп торган хәлдә дә пенсия акчасын киметмәүнең йөз төрле ысулы бар”, — диләр алар. Мондый хәлләрне намуслы кешеләр, шул исәп­тән яшьләр дә күреп тора. Югары җи­тәкчелеккә, хакимиятләргә нинди мө­нәсәбәт тәрбияли мондый күренеш­ләр?
 
Тугыз ел элек бик каты чирләп, гомеремдә беренче тапкыр (64 яшем­дә) дәваханәгә кергән идем. Сәла-мәтлегемне тергезү барышында миңа карата кемдер нәрсәдер эшләп җиткер-мәгән, ә мин йомшаклык күрсәткәнмен икән. Ак халатлы яшь кенә чиновница шуның өчен тетмәмне тетә. “Порядочный кеше буларак, әрсез­ләнеп, хезмәттәшләрегезнең теңкәсенә тиеп йөрмәгән идем шул”, — дип акланам. “Совет заманындагы кебек хис итәсез үзегезне, порядочный булуыгыз белән мактанасызмы? Безнең заманда нинди порядочность турында сүз булуы мөмкин?!” — дип туздыра мине чиновница.
 
Авыргазы районы җитәкчелеге көтмәгәндә мине бер тантанага чакырып “шәрәфле шәхес” дигән исем бирде. Кемнең тәкъдиме беләндер — кызыксынмадым. Туган районыма файдалы хезмәтләрем булгандыр, шуны күргән-белгәннәрдер. Рәхмәт инде.
Ә мондый исемнәрне дә сорап, артыннан йөреп, давайлап алалар икән. Икенче райондагы бер каләмдәш дус­тым моңа бик гаҗәпләнгән. “Фәрит ничек добиваться итте икән? Андый исемне бит тиз генә, җиңел генә алалмыйлар”, — дигән. “Добиваться” дигәне сүзлектә “ирешү”, “казану” дип язылган. Ләкин әлеге очракта бу сүз “каерып алу”, “тартып алу”, “йолкып алу” дигән мәгънәне аңлата.
 
Башкортстанда туып, Татарстанда иҗат иткән әдипләрнең берсе икенче­сенә язган хаты. Китапта басылып чыкканлыктан, бу хат кеше серен ачу булмыйдыр. Каләмдәш-якташ икенче­сенә зарлана: “Инде узган җәйдә туган-үскән якка “йомышым”ның нәтиҗә­сен бераз шәйләгәнсеңдер, дип беләм. Ике елга якын кичегеп булса да, 60 яшемне билгеләп үтү сылтавы белән кайтып, теләнеп-ялварып, 40 еллык иҗат юбилеема бер язу машинкасы бүләк итү­ләренә ирештем. Колхоз түрә­ләренең “бирнәсе” була инде. Ул “бирнә” яңа булса да, гамәлгә яраксыз (списанный) нәмәрсә булды, күрәсең... Лента кәтүкләренең әйләнүенең бер дә рәте юк. Әнә, Гөргеригә (Гәрәй Рәхим) 50 яшенә Татарстанда бер яңа “Жигули”­лык акча биргәннәр. (ТИҮ ярдәме белән. Моны ул берәүгә дә әйтмәскә кушты миңа). Ә хатынының туган районыннан бер ат өстәп биргән­нәр тагын Гөргеригә...” (21 гыйнвар, 1998 ел).
 
Гаҗәп хәл бит! Искә төшерик әле: 58 ел элек шагыйрь Сәйфи Кудаш туган авылындагы сарай кебек йортын, зур җиләк-җимеш бакчасын авылдашларына бүләк итә, мәктәп шунда күче­нә. Мондый мисаллар булгалады. Арытабангы елларда “процесс” кире якка китте. Кайбер әрсез, өзгеч каләм ия­ләре туган районнарын оятсыз рә­веш­тә “сава”. Машина, ат, өй бурасы, төзелеш материаллары, телевизор, компьютер, һичьюгы бакчасына чере­мә сорап якташларының теңкәсе­нә тия. (60 яшьлек бер иптәшнең гәзит хәбәрчесенә интервьюсыннан: “Миңа барлыгы 19 ат бирделәр. Аларның кайсысын акчалата алдым, кайсысын атлата, итләтә, дигәндәй...”) Миңа “атказанган” исеме алып бирде”, — дип, бер иптәш туган районы җитәкчесенә телевизор аша рәхмәт укый. Ә үзенең эше туган районы белән бәйле түгел, күптән аннан киткән.
Шундыйларны күреп торучы гади халыкта әдәбиятчыларга нинди мөнә­сәбәт булырга тиеш?!
 
Әле теге гәзиттә, әле бу журналда эшләштереп йөрүче яшь бер иптәшне беләм. Исеме, язганнары әлләни таныш та түгел кешеләргә. Басылып кына утырып, һөнәр нечкәлекләренә төшенергә тырышучылар затыннан түгел. Ни әйтсәң дә, бүгенге заманга яраклашып туган. Өненнән башын чыгарып, ризыклы якны күзәткән төлке кебек, бу да төшемлерәк урынны чамалап кына тора. Атна-ун көн саен кайдан да булса берәр оешмаданмы, конкурстанмы, Мактау грамотасы яки җиңүче таныклыгы алып кайта, болар­га, әлбәттә, акчасы да, “ияргән” була. (Артыннан йөргәч, сорагач, бирәләр.) Аның язарга тиешле темасы — гуманитар өлкә. Әмма моның кәгазь күтәреп кайтмаган тармагы юк. “Чучка печү­челәр арасында конкурс үткәр­сәләр дә син анда җиңәсең инде”, — дип шаярта аны белгәннәр.
Мин дә яшь чакта конкурсларда катнаштым, хәтта жюрида утырдым. Хәтерлим, гәзиттәге язмалары белән иҗади бәйгедә катнашучылар, мәсә­лән, ул гәзитләрне папкага пөхтә итеп салып, исемлеген төзеп китерә, ә жюридагылар аларны укып чыга, фикер алыша иде.
 
Ә хәзер... Конкурслар турында сүз чыкса, атна-ун көн саен “җиңүче” теге яшь иптәш күз алдына килә дә баса...
 
1984 елда басылган урысча-татарча сүзлектә “грант” сүзе юк. Хәзер ул телдән дә төшми. “Грант юллау”, “грант оту”, “грант алу”... Гадәттә ил, респуб­лика җитәкчесе исеме белән бәйле ул нәрсәләргә бернинди дә шик төше­рергә хакым юктыр. Гәрчә аларны юллау, алу мәсьәләләрендә кызык та, кызганыч та фактларга тап булсам да...
Мин шулай уйлыйм: фәндә — Дмитрий Менделеев һәм Сергей Королев, мәгарифтә — Константин Ушинский һәм Антон Макаренко, әдәбиятта Чыңгыз Айтматов һәм Рәсүл Гамзатов югарылыгында яңа талантлар калкып чыкса, ант итеп әйтәм, ил, республика дәрәҗәсендәге түгел, ниндидер Түмгәк­лекүл авыл хакимиятенең генә дә гранты эләкмәячәк аларга. Берсенә дә! Чөнки андый талантлар сорау, юллау, ягъни “артыннан йөрү” түбәнле-генә төшә алмый. Талантлы. Фидакарь эшләүче. Нахал. Бу өч сыйфат бер кешедә берничек тә ярашмый.
Фән, мәгариф, әдәбият әһелләре­нең эшен бәяләргә тиешле органнар, алардагы хезмәткәрләр өсте-өстенә утыра бит. Грант, әгәр андый нәрсәнең кирәклеге мотлак булса, кемгә бире­лергә тиешлеген алар — вазыйфалы һәм квалификацияле белгечләр хәл итсен! Гадел нигездә! Югары исемнәр һәм бүләкләр бирүне дә, яхшы әдәби әсәрләрне китап итеп бастырып чыгаруны хәл итәргә тиешле оешмалар, белгечләр нәрсә өчен?
Китап дигәннән. Аларны нәшер итү оешмаларының эше тәртипкә-көйгә салынган иде элекке заманнарда. Гап-гади нәрсә бит инде! Автор китап кулъязмасын әзерли. Романмы ул, шигырь­ләрме, данлы шәхесләр турында җыентыкмы — аны комиссия карый, яхшы дип тапса, басарга рөхсәт итә, җитешмәгән урыннары булса, автордан эшләттереп ала. Бөтенләй өмет­сез­ләрен кире кайтара, нәшер итүдән баш тарта. Авторның төрле тупсаларны таптап, кемнәрдер аша басым ясатып, куркытып, янап, инәлеп, елап “ар­тын­нан йөрү” хаҗәте дә калмый эш шулай оештырылганда.
Ә эшне шулай оештырырга нәрсә комачаулый соң?
“Артыннан йөреп” чыгарылган мондый әтрәк-әләм китапларның бер зарарлы ягы бар. Смартфон тотып дөньяга килгән бүгенге сабыйларда, үсә төшкәч шуларны укып, “китап шул була икән”, дигән фикер тууы ихтимал бит.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас