+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 октябрь 2022, 06:35

“Калсам иде Аткүлемнең моңлы тургае булып...”

Сугыш чоры баласы Фәния Мөнирова үзеннән соң якты эз калдырып киткән.

“Калсам иде Аткүлемнең моңлы тургае булып...”“Калсам иде Аткүлемнең моңлы тургае булып...”
“Калсам иде Аткүлемнең моңлы тургае булып...”
Хәзерге Краснокама районы биләмәләрендә электән Иске Аткүл дигән авыл да була. Агыйдел елгасы тугаенда урнашкан авылда хезмәт сөючән, җыр-моңга гашыйк халык яши. Шушы авылда колхозчылар Габдулла һәм Гыйзелбанат Габдрахмановлар гаиләсендә 1941 елның 24 ноябрендә кыз бала туа. Аңа заманы өчен бик киң таралган Фәния исемен куштыралар.

Фәния кечкенәдән җырларга ярата. “Ул тәүдә җырлый башлады, аннары гына сөйләшергә өйрәнде”, дип шаяртып та, яра­тып та искә ала туганнары. Авыл мәк­тәбендә җиденче сыйныфны тәмамлаган кыз укуын арытаба дәвам иттерү теләге белән күршедәге Илеш районының Агыйдел елгасы аша гына яткан Андреевка урта мәктәбенә документларын тапшырып кайта. Бу хакта әнисе белеп кала да:
— И, балакаем, бигрәк марҗа кызларына охшап торасың. Берәр урыс егете башыңны әйләндерер дә, анда кияүгә чыгып калырсың, — дип, кызының документларын җилтерәтеп кире алып кайта. Кызга авылның сөтчелек фермасына сыер савучы булып төшүдән башка чара калмый.
Фәния фермада эшләгәндә дә җырла­вын дәвам итә. Савучылар ял вакытларында җыелып утыралар да аның берчә моңлы, берчә күңелле җырларын тыңлый­лар.
— Фәния, әйдә, син җырлап кына утыр, ә синең сыерларыңны үзебез савып алабыз! – дип шаяртырга да өлгерәләр.
Юк инде, кечкенәдән эшләп үскән кыз үз сыерларын башкалардан саудырып торамы соң? Ул кулларына чиләкләрен алып утарга кереп китә. Ә тирә-якка җыр тарала.
Кызганычка каршы, авыл халкының мондый матур да, күңелле дә тормышы озак дәвам итә алмый. Башкортстан атом электр станциясе төзелә башлагач, Иске Аткүл дә су басу зонасына эләгә һәм авылны күчерәләр. Күпчелек халык янәшәдәге Яңа Бура авылына күченә.
— Ап-ак сулы Агыйделебез яры буйлап сузылып утырган, гүзәл табигате белән тирә-якта дан тоткан туган авылыбызны, җырлы-моңлы күңелле, эшчән авылдашларыбызны гомер иткән нигезләреннән күчергәч бәгырем кысылгандай, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Авылымның киң урамнары, иркен көтүлекләре, җиләк исе аңкып торган тугайлары, чәчәкле аланнары, авылны кап урталай бүлеп торган саф сулы тирән күле, серле Танып елгасы ни­чә­мә еллар дәвамында безне, авылдашларны тилмереп көтә кебек. Шуларны уйлыйм да, кулыма каләм алам. Матур хати­рәләрне искә төшереп, дәфтәр бит­ләренә язсам, җаным тынычланып калгандай була, — дип аңлата Фәния Мөнирова иҗат юлына кереп китүен.
Фәния Габдулла кызының иҗади эшчәнлеге дә шактый җимешле була. Ши­гырьләр, нәсерләр, хатирәләр һәм истәлек­ләрдән торган ике китап ул. Аның байтак шигырьләренә урындагы композиторлар көй язган. Халык ул җырларны яратып башкара.
Фәния һәм Фәнәви Мөнировлар Нефтекама шәһәрендә төпләнәләр. Фәния Нефтьчеләр мәдәният сараенда эшли. Концертларда катнаша – җырлый, шигырь­ләрен укый. Гаиләдә кызлары Ирина һәм уллары Ирекне үстерәләр. Аларны да үзләре үрнәгендә кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле итеп тәрбиялиләр.
— Әниебез бик киң күңелле, ихлас кеше иде. Безгә, балаларына кычкырып эндәшү түгел, хәтта бер тапкыр тавышын күтәргәнен дә хәтерләмим, — дип сөйли Ирина Фәнәви кызы күз яшьләренә төелеп.
— Алар әти белән иртә яздан кара көзгә кадәр дигәндәй урман-болыннарда йөреп, дару үләннәре җыйды. Алар ярдә­мендә бик күп кешеләрне авыр чирләрдән саклап калдылар. Аның яшәргә теләге ифрат көчле иде. Тик үзен генә саклап кала алмады. Узган елның октябрендә 80 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөргәндә таҗлы зәхмәт дигән авыру аны безнең арабыздан алып китте.
Шулай итеп, Фәния Мөнированың олуг юбилее урынына вафатына 40 көн тулуны билгеләргә туры килә. Ләкин ул шигырь­ләрендә, җырларында, халык күңелендә яши. Шушы көннәрдә Яңа Бура мәдәният йортында үткән хәтер кичәсе моның шулай булуын ачык күрсәтте.
Кичә Фәния ханымның кодагые Нәсимә Галиеваның Коръән аятьләре укуы белән ачылды. Нәсимә Гомәр кызы гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Гомер юлдашы, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Хатыйп ага Галиев белән гаиләдә алар алты бала тәрбияләп үстергән. Нәсимә апа үзе бил­геләгәнчә, алты баласы алты урыннан халыкка изгелек һәм яхшылык өләшәләр.
Нәсимә апаның улы Әмирҗан белән Фәния апаның кызы Ирина яшь вакытларында гаилә корып, әти-әниләрен кода-кодагыйлар итеп туганлаштыралар. Яшь гаиләдә өч бала – ике ул һәм бер кыз үсә. Шунысы кызыклы, гаилә башлыгы Әмир­җан Хатыйп улы, ә төпчек уллары Хатыйп Әмирҗан улы! Безнең халыкта, аеруча безнең заманда балаларга дәү әти, дәү әниләренең исемен куштыру бик сирәк күренеш. Ә Әмирҗан белән Ирина улларына дәү әтисе хөрмәтенә Хатыйп исеме куштыралар. Һәм бик дөрес эшлиләр, минемчә! Дәү әнисе артыннан сәхнәгә Хатыйп Әмирҗан улы күтәрелде һәм Коръән аятьләрен укуны дәвам итте. Ул аларны үзлегеннән өйрәнгән икән.
Әмирҗан Хатыйп улы һәм Ирина Фәнә­­ви кызы Фәния апа хакында истәлекләре белән уртаклаштылар. Аның кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле булганына соклану белдерделәр.
Агыйдел шәһәреннән килгән үзешчән артистлар Зөлфия Галина һәм Луиза Төх­вәтуллина моңлы җырлары белән кичәне тулыландырдылар. Нефтекамадан хезмәт ветераны Альберт Гайсинның җырлавы да чарага ямь өстәде.
Илеш районының Кыргыз авылыннан килгән Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре Ринат Мәҗитов кичәдә катнашучыларны чын мәгънәсендә таң калдырды. “Кеше-оркестр” дип атадылар аны. Ринат саксофонда, кларнетта, татар кураенда һәм мин исемнәрен дә белмәгән тагын әллә нинди музыка коралларында уйнап күрсәтте. Ахырда баянда уйнап, хатыны Зәлимәне җырлатты. Үзе раславы буенча, Ринат кырыклап музыка коралында уйный икән. Хәер, аның шулай булуына артык гаҗәпләнәсе дә түгел. Чөнки Стәрле­тамак мәдәни-мәгърифәт училищесында татар-башкорт сәхнәсенең иң якты йолдызлары “Сашка белән Яшка”, ягъни Салават Фәтхетдинов һәм Җәвит Шакиров белән бер вакытта укыган бит ул!
Башкортстанның атказанган артисты Зилә Әбделманова кичәне бик эчтәлекле, бик матур алып барды. Ул сөйләгәндә күңелләр тулып, түгелеп-түгелеп торды. Кичәне оештырган мәдәният хезмәте ветераны Холя Ильясовага да халык бик рәхмәтле булды.
“Калсам иде Аткүлемнең моңлы тургае булып...” дип язган Фәния Мөнирова бер шигырендә. Чыннан да ул дуслары, туганнары, авылдашлары, якташлары күңе­лендә яши, шигырьләрендә, җыр­ларында яши.
Өстәп шуны да әйтәсе килә, кичәнең ба­шын­нан ахырына кадәр диярлек мәдә­ният йорты сәхнәсендә бер күбәләк очып йөрде. Октябрь аенда бит, болыннарда күбәләкләр очып йөргән җәйге айларда түгел. Җыелган халык аны Фәния апаның җаны безнең белән бергә булды, дип кабул итте һәм кымшанмыйча да утырдык. Кичәдә сөйләгәннәребез, Фәния апа турында матур хатирәләребез, теләкләре­без аның якты рухына дога булып барып ирешсә иде!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас