

Башкортстан Финанс министрлыгы "Жилстройсбережения" программасына үзгәрешләр кертү хакында хәбәр итә.
- Хәзер Башкортстан Республикасыннан "Жилстройсбережения" программасында торучы махсус хәрби операциядә катнашучылар яки аларның гаилә әгъзалары җыелган бюджет премиясе белән бергә акчаларны вакытыннан алда куллана алачак.
Шулай ук алар өчен программада нинди дә булса штраф санкцияләрен туктатып тору хокукы бирелде, демобилизацияләгәннән соң, программада катнашуны дәвам итәргә мөмкин булачак, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте