+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 октябрь 2022, 09:15

Мобилизацияләнгәннәргә салым түләү тәртибе үзгәрә

Русия Хөкүмәте Президентның 647 санлы Указы (21.09. 22) нигезендә өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар өчен салым түләүне кичектерү расланды.

Мобилизацияләнгәннәргә салым түләү тәртибе үзгәрәМобилизацияләнгәннәргә салым түләү тәртибе үзгәрә
Мобилизацияләнгәннәргә салым түләү тәртибе үзгәрә
2022 елда мобилизацияләнгән гражданга җибәрелгән 2022 елның 1 декабренә кадәр түләнмәгән салым белешмәсен үтәү кирәк түгел.

Анда күрсәтелгән транспорт һәм җир салымнары, шулай ук физик берәмлекләр милкенә салым буенча бурыч барлыкка килмәячәк. 2022 елга кадәр булган салым салына торган милек өчен яңа салым белешмәсе мобилизацияләнгән кешегә салым органы тарафыннан хәрби хезмәттән кайту турында мәгълүмат алганнан соң җибәреләчәк.

Белдерүдә күрсәтелгән салымнарны өлешчә мобилизацияләү яки хәрби хезмәттән азат итү чоры тәмамланганнан соң, өченче айның 28нче числосыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк булачак. Салымнарны гомум билгеләнгән тәртиптә дә, гомум сумманы 6 өлешкә бүлеп, тигез өлешләрдә түләргә мөмкин.

Чакырылган көненә мобилизацияләнгән граждан бердәнбер гамәлгә куючы (катнашучы) булган һәм бер үк вакытта бердәнбер башкарма орган функцияләрен башкара торган компанияләр өчен транспорт һәм җир салымнарын, оешмалар милкенә салымны һәм алар буенча аванс түләүләрен түләү сроклары да күчерелә. Әгәр оешманың салым түләү сроклары мобилизацияләнгән кеше хәрби хезмәт үткән чорга туры килсә, алар шулай ук өлешчә мобилизация яки хәрби хезмәттән азат итү чоры тәмамланган айдан соңгы өченче айның 28нче числосыннан да соңга калмыйча түләнә.

Мобилизацияләнгән гражданнарга күрсәтелгән ярдәм чараларын куллану өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки алар турында мәгълүмат Русия Оборона министрлыгы һәм Русия Федераль салым хезмәте ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында киләчәк.

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылмаган барлык гражданнар өчен 2021 елда милек салымнарын түләү срогы үзгәрми, салымнарны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас