+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 ноябрь 2022, 05:58

Башкортстан Иҗтимагый палатасы составында үзгәрешләр

Алтынчы составтагы Башкортстан Иҗтимагый палатасы составына быел сентябрьдә киткән (башка шәһәргә күчү уңаеннан) Святослав Дрейман урынына "Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының Башкортстан берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстанда һәм Чечня Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры, запастагы милиция капитаны Тимерҗан Рәҗәпов керде.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы составында үзгәрешләрБашкортстан Иҗтимагый палатасы составында үзгәрешләр
Башкортстан Иҗтимагый палатасы составында үзгәрешләр


"Мин якын арада республика Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенә төшенергә һәм монда үземнең актив гражданлык позициямне ничек күрсәтә алуымны карарга планлаштырам. Һәрхәлдә, Башкортстаннан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәкмен. Хәзер көн тәртибендә – махсус хәрби операция. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз һәм республикабыз халкы файдасына эшлибез. Мин һәрвакыт Донбасс халкына ярдәм иттем һәм Иҗтимагый палата составында ярдәм итәчәкмен. Мин - Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, хәрби-интернационалист, Башкортсаннан Луганск Халык Республикасына гуманитар конвойларны оештыручы буларак, Донбасс халкына, шулай ук Украинадагы хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтәчәкмен", - дип шәрехләде үзенең палата составына керүен Тимерҗан Рәҗәпов.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас