+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 ноябрь 2022, 05:46

"Мәктәптә эшләргә хыяллана иде"

Коточкыч авариядә 22 яшьлек укытучы һәлак булган.

"Мәктәптә эшләргә хыяллана иде""Мәктәптә эшләргә хыяллана иде"
"Мәктәптә эшләргә хыяллана иде"

Прокуратура Күгәрчен районында юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү оештырган, анда өч кеше һәлак булган. Төбәк күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Магнитогорск - Ира автомобиль юлының 348нче километрында "Volkswagen Polo" һәм "Skoda Rapid" автомобильләре бәрелешкән.

"Skoda" руле артында такси йөртүче булган, ул «Морак - Уфа» рейсын башкарган. Машина йөртүче һәм пассажир һәлакәт урынында вафат булган, икесе дәваханәгә озатылган. Водительгә - 21 яшь, һәлак булучыга 71 яшь булган. Ул - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәгыйм Нуримановның әтисе Зәгәфуран абый, такси белән Уфага, операциягә китеп баруы булган.

«Тикшерү барышында прокуратура мондый хәлләрнең барысын да ачыклаячак, шулай ук җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу, автомобильгә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау турындагы законнарны үтәүгә бәя бирәчәк. Нигез булганда, прокурор реакциясе чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен Күгәрчен районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Александр Кононов урынга барды", - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

"Volkswagen Polo" руле артында 22 яшьлек Анастасия В. була, ул һәрвакыт мәктәптә эшләргә хыяллана, шуңа күрә университетның соңгы курсында мәктәп педагог-психологы булып эшкә урнаша. Кыз мәктәптә нибары 2 ай гына эшләргә өлгергән.

Иртә белән ул мәктәпкә шалтыратып, "больничный" ябарга баруын әйтә. Ул тиздән эшкә чыгарга тиеш була.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас