

Закон проекты тексты Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында www.npa.bashkortostan.ru, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацон челтәрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның һәм Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгының рәсми сайтларында “Ачык бюджет” бүлегендә (https://minfin.bashkortostan.ru.activity/2982/) урнаштырылган.
Җәмәгать фикер алышуында Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән 18 яше тулган Русия Федерациясе гражданнары, Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән дәүләт властеның федераль органнары, аларның территориаль органнары, сәяси партияләр, башка җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.
Сораулар, тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм башка фикерләр эчтәлеге җәмәгать фикер алышу темасына туры килергә тиеш. Закон проекты буенча сораулар, тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм башка фикерләр билгеләнгән таләпләргә туры килмәү факты ачыкланганда һәм (яисә) җәмәгать фикер алышуында катнашучы дөрес булмаган мәгълүмат биргән очракта, ул каралмаячак.