Русия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев кешеләрне коткарганда батырлык күрсәткән полиция хезмәткәрләрен бүләкләде. Медальләргә бөтен илдән ведомствоның 30 хезмәткәре лаек булды.
Бүләкләнүчеләр арасында Баймак районыннан Тимур Кәлимуллин да бар. Ике ел элек, 2020 елның ноябрендә, янып торучы өч катлы йортның балконында ул ике баланы күреп калган.
Полиция хезмәткәре, ялкын ялмаган фатирга кереп, балаларны урамга чыгарган. Арытаба фатирда тагын бер бала булуы ачыкланган. Тимур, янә шул ук юлны үтеп, өченче сабыйны да коткарган. Тимур Кәлимуллин әлеге батырлыгы өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнде.
Фото: bv02.info сайтыннан.