

Алар икесе дә - Башкортстан радиосы тарихында якты эзле шәхесләр. Эфирда таныш тавышлары ишетелү белән, кайсыбыз башка тавышларны кысыбрак куймаган да, кайсыбыз алар белән сөенмәгән, көенмәгән...
Көенү, дигәннән... Нурия апага яман шеш ябышкач, "Кызыл таң" гәзите һәм аның дуслары кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ул үзе дә, кызлары, башка якыннары да корычтан булып чыкты - үлем тырнагыннан тартып ала алды. Биредәге табиблар белән беррәттән, Төркия медицина хезмәткәрләре дә аңа вакытында тиешле ярдәм күрсәтте - ул исән калды. Безнең Нурия апабыз, кем әйтмешли, "Нурик", бүген үзе дәваланган чит илдә булса да, яктылыгы, күңел нуры белән безнең янда.
- Һич уйламаганда Төркиягә юл төшәргә булгач, икеләнеп тормадык, Нурияне күрәсе килде, - ди аның яшьлек дусты Зифа Нагаева. - Хәзерге яшебез югарылыганнан карасаң, без дуслашканда бала гына булганбыз. Иҗатта да, тормышта да кулга-кул тотынышып атладык. Кырыс җилләр исми тормады, әмма иң салкыны искәндә мин аңа: "Синең бирешергә хакың юк, кызый, көрәшәбез әле", - дидем. Шулай килештек.
Нурия апабыз бер ел чамасы Төркиянең Алания шәһәре янындагы Мәхүмәтләр бистәсендә яши икән. Ул якларда булучылар белә инде - анда табигать оҗмах бакчасы кебек. Бәрәңге чәчәген башка кыйтга гөлләреннән артык күрүчеләрдән шул бер сорау инде - сагынмый микән?! Нурия Абдуллина бит әле ул...
- Сагынырга вакыты юк, - ди Зифа Вәли кызы. - Кызларының берсе - Санкт-Петербургта, берсе Ялтада булып та, гаиләләре белән әниләре янында еш була, Башкортстаннан да кунаклар еш килеп тора. Менә без дә сугылдык әле. Нуриягә Төркия белән Башкортстан арасы бер ындыр үтәсе кебек кенә күренде. Сагынып килдек, сөенеп кайтып китәбез!
Нурия апа! Кайда булсагыз да, туган яктан искән җылы җилләрендә "Кызыл таң"чыларның да сәламе барлыгын белегез, берүк исән-сау булыгыз!