- “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Безнең үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды, - дип белдерде “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма директоры Альбина Хәлиуллина. - Һәрберебез махсус операциядә катнашучы якташларыбыз, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия. Алгы сызыктагы якташларыбыз өчен безнең ярдәм һәм аларның безнең теләктәшлекне тоюы бик мөһим. Хәзер илебезнең, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен уртак көрәшкә һәркем үз өлешен кертә ала, анык эшләр белән ярдәм итәргә кирәк.