+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 ноябрь 2022, 12:33

Көчле рухлыларга киртәләр юк!

8-10 ноябрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Ломая барьеры" дигән беренче ачык форум-күргәзмә узачак. Бу тернәкләндерү индустриясенең Башкортстан Республикасында үткәрелүче иң масштаблы форумы булачак.

Көчле рухлыларга киртәләр юк!Көчле рухлыларга киртәләр юк!
Көчле рухлыларга киртәләр юк!

Күргәзмәдә илнең 12 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Владимир, Ленинград, Мәскәү, Новосибирск, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук Краснодар, Приморье крайларыннан, Башкортстан һәм Татарстаннан 50дән артык тернәкләндерү һәм абилитация чараларын җитештерүче предприятиеләр катнаша.

- "Ломая барьеры" беренче ачык форум күргәзмәсе - ул Русиянең 7 төбәгеннән 70тән артык спикер катнашлыгында сорауларның иң киң даирәсе буенча 30га якын дискуссия мәйданчыгы, "түгәрәк өстәл", конференцияләр һәм осталык дәресләре.

8 ноябрьдә форумның төп чарасы - Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева катнашлыгында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү. Яңа проблемалар һәм чишелешләр" пленар утырыш. 10 ноябрьдә социаль эшкуарлык буенча төбәкара форум узачак.

Шул ук көнне М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында - "Ломая барьеры" Балалар иҗаты фестивале, ә 9-10 ноябрьдә Конгресс-холлда коммерция карамагында булмаган оешмалардан "Мәрхәмәтле республика" уникаль товарлар һәм эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе узачак. Моннан тыш, "Ана йөрәге" Аналар советыннан, "Ортомод" компаниясеннән мода-инклюзив коллективлар катнашлыгында концерт программасы күрсәтеләчәк.

Форумны оештыручылар: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы, Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, "Ломая барьеры" социаль технологияләр үзәге, "Социум+" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Президент грантлары фонды.

"Ломая барьеры" беренче ачык форумы - инвалидлыкны медик-социаль реабилитацияләү һәм профилактикалау, бюджеттан тыш һәм бюджет учреждениеләре вәкилләренең реабилитация техникасы һәм чараларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен уникаль мәйданчык.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас