Бүген республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында Бердәм логистик үзәк төзү буенча матбугат конференциясе үтте.
- Соңгы вакытта гражданнардан мобилизацияләнгән якыннарына посылкалар җибәрү буенча сораулар килә. Шулай ук анда хәрбиләргә юридик, финанс ярдәм күрсәтү буенча да сораулар күп. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу эшне көйләү бурычы куйган иде. Логистик үзәк төзү шушы мәсьәләне хәл итүгә ярдәм булачак, - диде министр Алексей Гусев.
Логистик үзәк берничә юнәлеш буенча эшләячәк. Якыннарына посылка җибәрергә теләүче үзәккә килеп әлеге эшне башкара ала. Монда посылкага нәрсә салынырга тиешлеге, әйберләр адресатка кайчан барып җитәчәге турында да мәгълүмат бирәчәкләр. Әгәр дә гражданнар Уфага килә алмаса, һәр муниципалитетта шундый пунктлар бар. Гадәттә алар хакимият йортларында урнашкан. "Башгоссельхозтехника" мобилизацияләнгән гражданнарга әйберәләр җибәрү буенча зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук "Русия почтасы" белән посылкаларның хәрбиләргә вакытында барып җитүе буенча сөйләшүләр узуы турында да әйтте министр.
- Иң мөһиме, посылкаларда бозыла торган әйберләр булмаска тиеш. Гадәттә, кием-салым, гигиена чаралары, көнкүреш әйберләр, консервалар юллыйлар. Аерым гражданнардан тыш, предприятиеләр дә зур ярдәм күрсәтә. Финанс ярдәм итәргә теләүчеләр өчен "Салават" хәйрия фонды төзелде. Шулай ук ЦУРда Колл-үзәк төзелгән. Аның ярдәмендә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин. ЦУРда заявкалар бүлекчәләре дә бар. Анда хәрби частьларга нәрсә кирәк булуы турында мәгълүмат бар.
Посылкалар җибәрү буенча чикләүләр юк, әмма, югарыда әйтелгәнчә, бозыла торган әйберләр булырга тиеш түгел. Аларны юллау гражданнар өчен бушлай. Аның адресатка барып җитү чыгымнарын Хөкүмәт үз өстенә ала, - диде ул.
Бүген мобилизациялән гражданнарга әйберләр җибәрү төрле каналлар буенча башкарыла. Логистик үзәк шушы канналарны берләштерүгә һәм әйберләрнең адресатка барып җитүен тәртипкә салу, солдатларга кирәк-яракларны табу, тапшыруны үз эченә ала. Әмма үзәк башка каналларны тулысынча кире какмый.