+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 ноябрь 2022, 09:06

Янә авария. Кая ашыгабыз!?

Уфада коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 18 һәм 16 яшьлек үсмерләр зыян күргән. Аларның хәлләре ничек?

Янә авария. Кая ашыгабыз!?Янә авария. Кая ашыгабыз!?
Янә авария. Кая ашыгабыз!?
Авария Уфада 2 ноябрьнең кичендә булды, дип хәбәр итә ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Әй урамында "ВАЗ-2112" машинасының 18 яшьлек водителе сулга борылганда каршы як полосадан килгән "Chevrolet Niva" машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә безнең ил машинасы водителе җитди җәрәхәтләр алган һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шулай ук, аның 16 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә озатылган.

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган.

Фото: Горобзор.ру

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас