Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм иң яхшы яшь ватанпәрвәрләрне билгеләп үтте. Уңышлары һәм оешма эшендә актив катнашканнары өчен “Йолдыз” отрядына "АК-74" һәм "АК-105" автоматлары макетларын бүләк итте. Балалар Мәңгелек ут янында вахтада тора, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, зур мәдәни һәм спорт чараларында катнаша.
Патриотик тәрбия бирүгә "Юнармия" Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе штаб начальнигы Рамил Муллагулов, хәрәкәтнең комиссары Светлана Солдатова һәм башкалар зур өлеш кертә.
Балалар өчен хәрби-патриотик хәрәкәт сафына керү программасы төзелгән. Аларга гимн һәм тантаналы ант өйрәнергә кирәк иде. Өлкән яшьармиячеләр яшьрәкләргә хәрби әзерлек элементларын күрсәтте. Шуннан соң малайлар һәм кызларга яшьармияче значоклары тапшырылды.
Фото: sib-worker.ru