+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 ноябрь 2022, 04:05

Минин һәм Пожарский дәвамчылары булыйк!

Дүрт гасыр элек ата-бабаларыбыз берләшеп, илебез иминлеге сагына баскан кебек, без дә бүгенге катлаулы хәл-шартларда эш-гамәлләребез белән чын ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтик.

Минин һәм Пожарский дәвамчылары булыйк!Минин һәм Пожарский дәвамчылары булыйк!
Минин һәм Пожарский дәвамчылары булыйк!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырган, икенчедән, халыкны дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре белән туплаган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.


“Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көне – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, тарихка, әти-картәтиләрнең хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырыла. Мондый күчәкилүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы нигезен тәшкил итә, ил алдында торган мөһим, әһәмиятле бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.

Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкил­ләре – бер булып, уртак Ватаныбызны илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәр­вәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирә.

XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша динас­тиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләре­без дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына өметен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.

1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсә­тергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәк­чесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.

1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә. ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.

Башкала азат ителгәннән соң, Ру­сиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җи­тәкчеләре, алдан ышандырганча, земство җыенын чакыру турында хәбәр та­рата. 1613 елның гыйнварында Мәс­кәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа пат­ша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикше­релә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар динас­тиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра. Урыс халкын берләш­терү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.

Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.

...2022 елда илебез тарихында хәлиткеч вакыйгалар булды. 24 фев­раль­дә Русия Президенты Владимир Путин, Донецк һәм Луганск халык республикалары үтенеченнән соң, Донбасста махсус операция уздыру турында карар кабул итүен белдерде. Владимир Путин аның бурычы “сигез ел дәвамын­да Киев режимы ягыннан мыскыллауларга, геноцидка дучар булган кешеләр­не яклау”, дип атады. Аның сүзләренчә, соңгы максат – Донбассны азат итү һәм Русиянең үз иминлеген гарантия-ләүче шартлар тудыру.

22 февральдә Русия Федерациясе Луганск һәм Донецк Халык республикалары арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында ике килешүгә кул куелды.
Элегрәк Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Владимир Путинга Украина кораллы көч-ләре тарафыннан агрессияне кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрә-җәгать иткән иде. Үз хатларында алар Русиянең әлеге республикаларга ярдә­мен­нән башка гуманитар һәлакәт башланырга мөмкин, дип белдерде.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының мө­рәҗәгате уңаеннан илнең Иминлек советының ашыгыч утырышы чакырылды. Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга игълан ителгән республика­ларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

23-27 сентябрьдә мөһим вакыйга — Донецк һәм Луганск Халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Русия составына керү мәсьә­ләсе буенча референдум узды. Референдумның 100 процент бюллетень­нәрен эшкәртү нәтиҗәләре буенча, Донецк Халык Республикасында — 99,23, Луганск Халык Республикасында — 98,42, Херсон өлкәсендә — 87,05, Запорожье өлкәсендә 93,11 процент халык Русия Федерациясе составына керү өчен тавыш бирде.
30 сентябрьдә Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне — Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итү турындагы киле­шүләргә кул кую тантанасы узды. Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.

Хәзер Русия Федера­циясе составында дүрт яңа субъект барлыкка килде. Моңа кадәр 2014 елның 18 мартында Кырымда һәм Севастопольдә бөтенха­лык референдумын уздырганнан соң Русиягә аның тарихи булган терри­торияләре әйләнеп кайтты.

Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакыт­ларда, шартларда Русиянең төрле мил­ләт, дин вәкилләренең килешүе төр­ле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән.

Безгә, диннәр, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйләнгән илдә яшәүче русиялеләргә, милли мәсьә­лә, һич арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русия­нең күпмилләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыел­масы гына түгел, ә бердәм көч. Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без гасырлар дәва­мында бергә. Дөньяда башкача мондый ил юк.

Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бер­дәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкиллә­ренең бер­ләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул — милләт­ләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас