Башкортстанда 160тан артык милләт вәкилләре тыныч һәм килешеп яши. Республикада 26 милли-мәдәни һәм тарихи-мәдәни үзәк һәм 40 иҗтимагый берләшмә эшли. 1995 елдан аларны Башкортстан Халыклары дуслыгы йорты берләштерә. Ә республика мәктәпләрендә 13 төрле туган тел өйрәнелә, 58 милли гимназия һәм лицей, 15 якшәмбе мәктәбе эшли. Башкортстанда урыс, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә басмалар чыгарыла.
Милләтара мөнәсәбәтләр буенча барлык мәсьәләләрне Башкортстан Башлыгы каршындагы Совет координацияли. 2000 елдан башлап республикада Башкортстан халыклары ассамблеясе эшли.
- Күпмилләтле республикабызның көче - бергәлектә һәм татулыкта. Илебездә 190нан артык халык яши. Аларның һәркайсының үз мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар, ләкин аларны бер нәрсә берләштерә: Русиягә караш һәм илнең чәчәк атуы теләге. Без көчле һәм бердәм илебез белән горурланабыз, ул үзенең милли мәнфәгатьләрен, халкын яклый һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Бүген, геосәяси куркыныч шартларында, безнең чикләрдә нацизмны тергезергә маташу шартларында, илнең күпмилләтле яклаучылары Украина неонацистларына гына түгел, ә барыннан да элек коллектив Көнбатышка каршы тора, - диде Республика халыклары ассоциациясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина.
Зөһрә Рәхмәтуллина сүзләренчә, хәзер һәр русияле Украина неонацизмы һәм русофобиясе белән көрәштә бердәмлек тоярга, илнең чәчәк атуы һәм аның милли мәнфәгатьләрен яклау максатларында эшләргә тиеш.