+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2022, 18:33

Алтмыш секундта сейф урлаганнар

Анда миллионнар барлыгын берничә кеше генә белгән!

Алтмыш секундта сейф урлаганнар
Алтмыш секундта сейф урлаганнар

Уфада әлегә билгесез кешеләр сейф урлаган, анда 2,8 миллион сум яткан.

Урлау мизгел эчендә диярлек булган — 60 секундта. 45 килограммлы тимер тартманы алып чыгар өчен фонарьлар, битлекләр һәм тәрәзә вату күнекмәләре кирәк булган.

Ике кеше «Экватор» сәүдә үзәгендәге офиска үтеп керә, эшне башкара һәм Якутов паркы ягына китеп югала. Җинаять эше кузгатылган, җинаятьчеләрне полиция эзли.

Билгеле булганча, сейф Уфаның эре төзүчесенеке булган. Урлашуга берничә көн кала Зубовода таунхауслар төзүне оештыручы бу кеше Сочига ялга китәр алдыннан офиска килә һәм әлеге сейфка акчасын куеп калдыра. Бу хакта берничә кеше генә белгән була...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: