+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 ноябрь 2022, 12:43

Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайсысы?

2022 елда "Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге" республика конкурсына йомгак ясалды.

Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайсысы?Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайсысы?
Иң яхшы күпфункцияле үзәк кайсысы?

Чара "бердәм тәрәзә" принцибы буенча республика халкына хезмәт күрсәтүләр сыйфатын арттыру, күпфункцияле үзәк филиалларының эшен оештыруда һәм аларны таратуда ярдәм итүнең, "Минем документлар" үзәкләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү өчен стимул тудыручы иң яхшы практикаларын ачыклау, шулай ук КФҮ белгечләре эшенең абруен күтәрү максатларында уздырыла.

Конкурс 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр берничә этапта узды: гаризалар бирү һәм карау, телдән әңгәмәләр уздыру һәм йомгаклар ясау.

Быел конкурска 2 номинация буенча 148 гариза бирелгән иде: "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге" һәм "Күпфункцияле үзәкнең иң яхшы универсаль белгече".

Конкурс комиссиясе утырышы барышында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге" номинациясендә (категорияләр буенча) җиңүче дип танылдылар:

"Эре шәһәрләрнең күпфункцияле үзәге" - Уфа шәһәрендә "Интернациональ" операция залы;

"Урта шәһәрләрнең күпфункцияле үзәге" - Бөре шәһәрендәге бүлек;

"Кече шәһәрләрнең күпфункцияле үзәге" - Исәнгол авылындагы бүлек.

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге" номинациясендә республика конкурсы лауреатлары итеп (категорияләр буенча) түбәндәгеләр билгеләнде:

"Эре шәһәрләрнең КФҮ бүлекләре:
Уфа шәһәрендә "ХБК" операция залы;
Октябрьский шәһәрендә операция залы;

"Урта шәһәрләрнең КФҮ бүлекләре":
Дүртөйле шәһәрендәге бүлек;
Сибай шәһәрендәге филиал;

"Кече шәһәрләрнең күпфункцияле үзәкләре":
Чишмә бистәсендәге бүлек;
Языково авылындагы бүлек.

"Күпфункцияле үзәкнең иң яхшы универсаль белгече" номинациясендә җиңүче - Мишкәдән Яниева Анна Германовна, лауреат - бүлекчәнең Бакалы авылында баш белгече Назаров Иван Валерьевич һәм Октябрьский шәһәрендәге филиалның әйдәп баручы белгече Абдуллина Эвелина Флорид кызы.

- Икенче ел рәттән республиканың Күпфункцияле үзәге лидерлар рәтендә яңгырый. Бу - дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча кешеләр өчен сыйфат, уңайлылык күрсәткече. Бүген бездә 77 филиал һәм бүлекчә эшли, шул исәптән махсуслаштырылган бизнес-офис һәм 441 аерымланган бүлекчә. Бөтен бүлекчәләр диярлек комплекслы матди-техник җиһазлар тәэмин ителгән һәм офислар ремонтланган. Бүлек бердәм стандартка китерелгән. Шәһәр халкы да, авыл халкы да хезмәт күрсәтүне бер үк дәрәҗәдә уңайлы ала. Бүген безнең алда "24кә7" концепциясе кысаларында хезмәтләрне тәкъдим иткәндә санлаштыру, клиентны бәяләү алымын кертү белән бәйле яңа масштаблы бурычлар тора, - диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Региональ конкурста җиңүчеләр республиканы "Русиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге" Бөтенрусия конкурсында күрсәтәчәк.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас