+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2022, 10:07

Апасы белән бергә баткан

Федоровка районында боз астына киткән балалар әниләре янына эшкә китеп барган.

Апасы белән бергә батканАпасы белән бергә баткан
Апасы белән бергә баткан

Федоровка районында балигъ булмаган бала һәлак булган бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрелә. Төбәк Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 6 ноябрь кичендә Ключевка авылында 8 яшьлек малай 12 яшьлек апасы белән өйдән чыгып, әниләре эшләгән фермага юнәлгән. Юлны кыскартырга карар итеп, балалар туңып бетмәгән боздан сулык аша китә. Нәтиҗәдә, боз ватыла һәм балалар суга төшә. Кыз бала кычкырганга узып баручы ярдәмгә килә һәм аны тартып чыгара. Ә малайны коткарырга өлгерми... Аның гәүдәсен соңрак Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты водолазлары чыгара.

Әлеге факт буенча Башкортстан буенча тикшерү идарәсенең Мәләвез районара тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү оештырылды. Балалар тулы гаиләдә үскән, әниләре фермада эшләгән, әтиләре эшсез булган дигән мәгълүмат бар. Социаль челтәрдә төрле бәйрәмнәрдә төшкән гаилә фотолары күп.

Хөрмәтле ата-аналар, бу көннәрдә балаларның сулыкларга якын бармавы аерым игътибар үзәгендә булсын иде.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас