+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2022, 08:45

Башавтотранс туристик автобуслар паркын яңарта

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа туристик класслы автобусларын карады. Алар "Башавтотранс" паркын тулыландырды һәм шәһәрара маршрутларга хезмәт күрсәтәчәк.

Башавтотранс туристик автобуслар паркын яңартаБашавтотранс туристик автобуслар паркын яңарта
Башавтотранс туристик автобуслар паркын яңарта

«Башавтотранс»ның генеральный директоры Надир Самиев «бәя-сыйфат» нисбәтендә Кытай автобусларының көнбатыш тиңдәшләреннән отышлы аерылып торуы турында сөйләде. Шуңа күрә, базар анализы күсәткәнчә, YUTONG компаниясенең җитештерү машиналарын сайлады.
Беренче этапта "Башавтотранс" шундый ике автобус алды. Алар 51 пассажир йөртү өчен исәпләнгән һәм Казан, Ухта, Түбән Кама һәм илнең башка шәһәрләренә рейслар башкарачак, шулай ук республика һәм Русия дәрәҗәсендәге төрле чараларга хезмәт күрсәтәчәк. YUTONG автобусларын эксплуатацияләү тәҗрибәсен исәпкә алып, компаниядә киләчәктә автопаркны тулыландыру турында карар кабул ителәчәк.
Башкортстан Башлыгы республиканың техниканы яңартуда «Башавтотранс» ка ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

– Шунысы куанычлы, безнең ташучы туристик автобусларны мөстәкыйль сатып ала башлады, - диде Радий Хәбиров. - Бүген төбәккә шундый класслы 20 машина кирәк. Шуңа күрә киләчәктә дә компаниягә модернизацияләүдә ярдәм итәчәкбез.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас