+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2022, 05:53

Бишенчесен югалттык...

Чакмагыш районында булган коточкыч юл һәлакәте корбаннары арткан.

Бишенчесен югалттык...Бишенчесен югалттык...
Бишенчесен югалттык...

Чакмагыш районында авария корбаннары саны арткан. Тагын бер кеше дәваханәдә үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев язган.

«Безнең район территориясендә куркыныч юл-транспорт һәлакәте урынында дүрт кеше һәлак булды, бүген тагын берсе дәвханәдә үлде. Калган зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә", - дигән ул.

Элегрәк 5 ноябрьдә Бүздәк - Чакмагыш - Дүртөйле автоюлының 64нче чакрымында булган авария турында хәбәр иткән идек.

Благовар районында яшәүче 57 яшьлек водитель «Volkswagen Caravelle» автомобиле һәм Пенза өлкәсендә туып-үскән 40 яшьлек ир «МАЗ» йөк машинасы белән идарә иткәннәр. Җиңел машина, зур юлга чыкканда, йөк машинасына бәрелгән.

Көчле бәрелү нәтиҗәсендә дүрт пассажир шул урында һәлак булган, аларның икесенә - 68 яшь, берсенә - 65, шоферның хатынына 40 яшь булган. Минивен йөртүчесе һәм аның дүрт пассажиры, шул исәптән 6 яшьлек бала, каты җәрәхәтләр алган иде. Хәзер корбаннар бишәү...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас