-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2022, 15:20

Башкортстанда «Добрая республика» уникаль товарлар һәм эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе старт алды

Чарада катнашырга теләге булган һәркем мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләүгә хәйрия чараларына китәчәк суммага продукция сатып алырга мөмкин.  

Башкортстанда «Добрая республика» уникаль товарлар һәм эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе старт алды
Башкортстанда «Добрая республика» уникаль товарлар һәм эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе старт алды

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 8-10 ноябрендә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Ломая барьеры» I Бөтенрусия форумы-күргәзмәсе - Башкортстанда уздырыла торган реабилитация индустриясенең иң масштаблы форумы уза.

Форум кысаларында «Добрая республика» уникаль товарлар һәм эшләнмәләр республика хәйрия ярминкәсе үтә. «Балалар – безнең бәхет» оешмасы вәкиле Екатерина Экономова йомшак уенчыклар эшләве турында сөйләде.
- Уенчыкларны тулысынча үзем ясыйм. Бер эшне тәмамлау өчен биш-алты көн вакыт кирәк. Бер уенчыкның бәясе дүрт мең сумнан башлана. Ярминкәдән алынган барлык акчалар хәйрия максатларына тотынылачак, - диде ул.

Ярминкәдә тагын бер катнашучы - Валентина Михайлова. Ул инде күп еллар сәйлән белән чигә, студия белән идарә итә һәм осталык дәресләре үткәрә.
- Сәйлән белән чигү — минем яраткан һөнәрем, ул моториканы яхшырта, иҗат осталыгын үстерә, - ди ул. - Үземне күрсәтү һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү өчен чарада теләп катнашам. Мин кичке алтыдан төнге икегә кадәр эшлим. Мондый график ярдәмендә аеруча катлаулы кайбер эшләрне башкару өчен берничә атна вакыт кирәк. Бер герданның бәясе бер ярымнан биш мең сумга кадәр булырга мөмкин.

“Чиксез йорт" оешмасы директоры Регина Сафронова улы Эльдар белән килгән.
- Безнең эшләрне инвалид балаларның ата-аналары оештыра, гаиләләр белән эшлибез. Бездә «Звездочет» студиясе бар, анда үзенчәлекле балаларның әниләре иҗат белән шөгыльләнә, — ди ул.

Фото: Ләйсән Якупова

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: