

"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз", "Без булмасак - кем?" - шушы девизлар астында йөкне республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Башкортстан сугыш хәрәкәтләре ветераннары берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимерҗан Рәҗәпов озата бара. Аның белән 4 кешедән торган отряд бара,алар - Башкортстаннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Рәлиф Хөснетдинов, Рөстәм Хөснуллин, Рәфил Гыйлемханов. Шулай ук музыкант, оранжировщик Филүс Беркет, үзе белән гитара алган, ЛХРда ул солдатларның сугышчан рухын күтәрәчәк, Илдар Дәүләтов сүзләренә патриотик җырлар башкарачак.
Гуманитар ярдәм Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге, Корылтай депутатлары, Халык университеты активистлары, республиканың битараф булмаган гражданнары ярдәмендә җыелган. Башкортстан Хатын-кызлар берлеге 100 мең сумга якын ярдәм җыйган.
Оешма рәисе Рәшидә Искәндәрова: «Безнең хатын-кызлар бу мөһим эш белән күптән шөгыльләнә. Без мобилизациягә кадәр үк анда булган сугышчыларга оекбашлар бәйли башладык, мобилизация игълан ителгәннән соң безнең акция бөтенхалык колачын алды. Гуманитар йөкне без инде икенче тапкыр җибәрәбез. Бу юлы без аны турыдан-туры Донбасс балалары приютына озатабыз, ул бомбага тотуга эләккән. Аларның әти-әниләре һәлак була. Бүген без аларга иң кирәк булган бөтен нәрсәне исемлек буенча җибәрәбез. Бүген барысы да безнең сугышчыларның тормышын ничек тә булса җиңеләйтүгә юнәлтелгән, алар исән-сау әйләнеп кайтсыннар, үз бурычларын үтәсеннәр".
Фото: op.bashkortostan.ru