+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2022, 13:45

“Инвалидлар өчен товар җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез!”

“Бу мөлаем кыз минем белән протезы ярдәмендә исәнләште. Кызганычка каршы, тормышта шулай да була. Ә без Уфадагы «Ломая барьеры» Бөтенрусия форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә аралаштык", — дип язган бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм әһәмиятле пост урнаштырган.

“Инвалидлар өчен товар җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез!”“Инвалидлар өчен товар җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез!”
“Инвалидлар өчен товар җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез!”

“Форумның төп бурычларыннан берсе — тернәкләндерү юнәлешендәге сәнәгать продукциясе җитештерүне үстерүгә ярдәм итү. Сүз уңаенда, бу протезны безнең җитештерүчеләр әзерләгән, ул үзенчә уникаль. Һәм бүген без мондый предприятиеләргә ярдәм итү буенча республика программасын эшләү турында карар кабул иттек.

«Ломая барьеры» форумында илнең 12 төбәгеннән 50 предприятие — реабилитация һәм абилитация чараларын җитештерүче катнаша. Башкортстанда да югары технологияле тернәкләндерү чаралары чыгаручы компанияләр шактый. Аларга ярдәм итәчәкбез”, — дип язган Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас