Кырмыскалы районында да әлеге программа чикләрендә әти-әни җылысыннан мәхрүм булып үскән яшьләр фатир белән тәэмин ителә бара. Шушы көннәрдә генә Олыкүлдән Ирина Астафьева, Кабак авылыннан Неля Фәхретдинова, Кырмыскалыдан Артур Исәнгулов, Илтирәк авылыннан Владислав Иштугановның үз оялары барлыкка килде. Яңа фатир ачкычларын аларга район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров тантаналы шартларда, изге теләкләр теләп, тапшырды. Хәзер алар үз ояларын үзләре теләгәнчә җиһазландыра ала. Фатирларның барысы да яшәү өчен тулысынча әзер.
Ятимнәрнең һәрберсенең үз язмышы: яшь булуларына карамастан, аларга җитди сынаулар ашарга үтәргә туры килгән. Иринага дүрт яшь булганда әнисе мәрхүм була, апасы Екатерина белән икәүдән-икәү генә калалар. Шулай, Олыкүл авылында яшәүче кызлар балалар йортына эләгә. Аннан аларны Архангель районындагы бер гаилә тәрбиягә ала. Елена Александровна һәм Анатолий Николаевич Томиловлар үзләре дә ике кыз тәрбияләп үстергән, йөрәк җылысын ятимнәргә дә бүләк итәргә булалар.
Бүген Ирина – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенткасы, географ белгечлеге ала. Шул ук вакытта аның урта һөнәри белеме дә бар: Ирина – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Кулына югары белем турында диплом алгач, бәлки, туган авылындагы мәктәпкә эшкә дә кайтыр әле. Хәзер аның монда үз фатиры да бар бит.
Владислав 6 ел балалар йортында тәрбияләнгән. Ләкин бу аңа техникумда яхшы белгечлек алырга һәм үз тормышын корырга комачауламый. Хәзер аңа 21 яшь. Үз почмагы булгач, үзен ышанычлы хис итә. Тиздән яраткан кызы белән гаилә кору турында уйланалар.
Неля тумышы белән Иглин районыннан. Бәләкәй чакта ук аны Кабак авылында яшәүче туганнары үз канаты астына ала. 22 яшьлек кызның белеме дә, эше дә бар: әле ул Уфа шәһәрендә эшли.
Артур – чын героебыз. Күптән түгел генә ул Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашып, туган авылына кайтты. Яшь булуына карамастан, аңа әле 21 генә яшь, иңнәрендә төпле белем һәм хәрби тәҗрибә ята. Әнисе мәрхүм булгач, Артурны әбисе тәрбиягә ала. Кырмыскалы авылының С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәбен тәмамлагач, Мәләвез индустриаль колледжына юллана. Кулына диплом алу белән Туган ил алдындагы изге бурычын үтәргә китә һәм хезмәте тәмамлангач, контракт буенча кала. Бүгенге көндә контракт вакыты чыкса да, Артур алгы сызыкка омтыла. Ә әлегә аны яңа фатирны җиһазландыру кебек күңелле мәшәкатьләр көтә.
Сер түгел, үз торагың булу – һәркемнең хыялы. Геройларыбыз өчен бу аерча зур шатлык. Дәүләт ярдәме яшьләргә киләчәктә ныклы һәм ышанычлы адымнар белән алга барырга көч бирсен, ә йортларында иминлек, бәхет һәм муллык тантана итсен иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.