1917 елның 10 ноябрендә РСФСР Эчке эшләр халык комиссары Алексей Рыков “Эшче милиция турында” карарны имзалаганнан башлап, 2011 елга кадәр бу дата Милиция көне буларак билгеләнде. СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 26 сентябрендәге Указы үз көченә кергәннән соң, ул һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
1980 елдан Совет милициясе көне СССР Югары Советы Президиумының “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында” указы нигезендә рәсми бәйрәм дип санала. 2011 елның 1 мартында “Полиция турында” Федераль закон үз көченә кергәннән соң, 10 ноябрьнең чираттагы бәйрәм датасы алдыннан, Русия Президен-тының указы белән бәйрәмнең исеме “Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне”нә үзгәртелде.
Башкортстан полициясе үзенең һөнәри бәйрәмен нинди уңышлар белән каршылый? Баксаң, республикада җинаятьчелек тотрыклы кими икән бит. Һәр төре буенча дисәк тә була. “Без кылынган җинаятьләр саны буенча начар күренмибез. Кайбер криминологик үзенчәлекләр бар, алар теге яки бу төбәктә криминаль ситуациянең үзенчәлеген күрсәтә, — диде бу уңайдан Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев. — Республикада, әйтик, беренче тапкыр җинаять кылган кешеләрнең саны күп түгел: бу — яхшы күрсәткеч. Бездә тулаем төбәк буенча җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе югары. Кылынган җинаятьләрнең гомум саны кими. Үтерүләр, талау исәбе белән һөҗүм итү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, урлашулар саны түбәнәя. Статистиканың күп кенә күрсәткечләрен исәпкә алган ведомство бәяләве буенча, Башкортстан иң яхшы ун төбәк исемлегенә керә”.
Саннарга күз салыйк. Агымдагы елның 9 аенда Башкортстан территориясендә теркәлгән җинаятьләр санының — 4,3, шул исәптән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр санының 8,2 процентка кимүе күзәтелә. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округы һәм тоташ Русия буенча саннардан яхшырак. Әйтик, Русия буенча җинаятьчелек 1,6 процентка гына кимегән.
Җинаятьчелек структурасында төп өлеш (55,9 процент) — чит кеше милкен урлауга, 3,1 процент — шәхескә каршы җинаять кылуга, 8 процент наркотикларның законсыз әйләнеше фактларына туры килә. Шунысы куанычлы, агымдагы елда үтерүләр һәм кеше үтерүгә омтылышлар саны 3 процентка, ягъни 168гә кимегән. Алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян салу, урлашу, талау, көчләү очраклары да кимүгә таба.
Көн саен телефон мошенниклары белән очрашып торсак та, мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып яисә компьютер мәгълүматлары өлкәсендә кылынган җинаятьләр саны да 5 процентка диярлек кимегән, аларның чагыштырма күләме гомум җинаятьләр саныннан 24,6 процент тәшкил итә.
“Белгечләр дә җитәрлек, мондый җинаятьчелекне, шул исәптән телекоммуникацияләр өлкәсендә дә, ача беләбез. Кыенлык шунда, сайттагы миллионнарча игълан арасыннан мошенниклык кылырга ниятләүчене исәпләп чыгару мөмкин түгел. Мондый җинаятьчеләр дә тиз үзгәрүчән. Ләкин мине аеруча киберҗинаятьчеләр алдаган кешеләрнең беркатлылыгы аптырата. Гражданнарга туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә яки башка бәлагә дучар булуы турында сөйләгән һәм ашыгыч рәвештә акча бирүләрен таләп иткән шалтыратулар турында ишетәсездер. Мошенниклар алданган кеше аларга акча җибәргәнгә кадәр корбанны контрольдә тота алган гаҗәеп көчкә ия. Банкларда сөйләүләренчә, андый кешеләр үз исәбеннән акча алырга килә һәм хезмәткәрләр аларның мошенниклар капканына кабуын аңлый, чөнки алар кулларыннан телефонын ычкындырмый. Зомбига әйләнгән кешеләр, гадәттә, бөтен акчаларын исәптән күчергәнче һәм банкомат аша әлеге номерга җибәргәнче, сорауларга һәм үгет-нәсыйхәтләргә җавап бирми. Шул ук вакытта янәшәдә банк хезмәткәре торырга һәм беркемгә дә акча җибәрмәскә үгетләргә мөмкин. Акча киткәч кенә кеше мошенниклар корбаны булуын аңлый... Телекоммуникация мошенникларын булдырмау полиция эше генә түгел, башка бик күп ведомстволар җаваплылыгында да. Монда шулай ук җинаять кылу өчен шартларны бетерергә кирәк. Банклар бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш”, — диде Роман Деев.
Җинаятьчелекнең социаль-криминологик характеристикасында балигъ булмаганнар тарафыннан яки алар катнашлыгында, исерек килеш, наркотиклар сөреме астында, шулай ук элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Тугыз айда җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны 3,6 процентка кимегән, шундый урыннарда талаулар, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле, урамнарда, мәйданнарда, паркларда, скверларда кылынган җинаятьләр саны кимү күзәтелә.
Узган чорда республиканың эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 19071 җинаятьне ачуда катнашкан, ачылмаган җинаятьләр саны 10,6 процентка кимегән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьчел гамәлләрнең ачылуы арткан. Шулай ук талау, урлау, янап акча алу белән бәйле җинаятьләрне ачу арту күзәтелә. Кеше үтерү очракларының ачылуы шул ук дәрәҗәдә калган (99,4 процент).
Күрүебезчә, Башкортстан полициясенең уңышлары сөендерерлек. Киләчәктә дә әлеге изге максатта армый-талмый эшләргә язсын!
Резеда ГАЛИКӘЕВА.