+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 ноябрь 2022, 03:40

Леонид Брежневның вафатына - 40 ел

10 ноябрьдә совет партия һәм дәүләт эшлеклесе, 18 ел (1964-82 елларда) КПССның Үзәк Комитеты Генеральный секретаре һәм СССР Югары Советы Президиумы рәисе вазыйфасын башкарган Леонид Брежневның вафатына 40 ел тула.

Леонид Брежневның вафатына - 40 елЛеонид Брежневның вафатына - 40 ел
Леонид Брежневның вафатына - 40 ел
“Кызыл таң” гәзите 1982 елның 12 ноябрь санында ил җитәкчесенең вафаты турында кайгылы хәбәр бастыра: “Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советы партиягә һәм бөтен совет халкына, 1982 елның 10 ноябрендә 8 сәгать 30 минутта КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Леонид Ильич Брежневның кинәт вафат булуы турында тирән кайгы белән белдерәләр.

Бөек Ленин эшен тугрылыклы дәвам итүче, тынычлык һәм коммунизм өчен ялкынлы көрәшче Леонид Ильич Брежневның исеме совет кешеләренең һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясының күңелендә һәрвакыт яшәр”.

Леонид Ильич 1906 елның 19 декабрендә Украинаның Днепропетровск өлкәсе Каменка бистәсендә туган. Курск җир-мелиорация техникумын, Днепродзержинск металлургия институтын тәмамлаган.

1937 елда Леонид Брежнев Днепродзержинск шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1939 елның февраленнән Украина коммунистлар партиясенең Днепропетровск өлкә комитеты секретаре була. 1941 елдан - хәрәкәттәге армиядә. Сугыш тәмамланганда 4нче Украина фронтының политидарә начальнигы вазыйфасын башкара. 1950 елдан җитәкче партия эшендә була. Никита Хрущевны төшергәннән соң, 1964 елда Леонид Брежнев КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1966 елдан - КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре, 1977 елдан - СССР Югары Советы Президиумы рәисе.

Леонид Брежнев 1982 елның 10 ноябрендә “Заречье-6” хөкүмәт дачасында вафат була. Бу хәбәрдән СССРның һәр кешесе чын шок кичерде, илдә берничә көнгә траур игълан ителә.

Леонид Ильич 15 ноябрьдә Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы Кремль стенасында җирләнде. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу 1953 елның мартында Иосиф Сталинны җирләгәннән соң иң зур җеназа мәрәсиме була, анда дөньяның 35тән артык иленең дәүләт һәм Хөкүмәт башлыклары катнаша.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас