+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 ноябрь 2022, 08:45

Мәҗбүри күченеп килүчеләр үз проблемалары турында адвокатка сөйләде

9 ноябрьдә республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы, адвокат Булат Сафин Уфаның "Мир" инвалидлар оешмасы үтенече буенча "Речные зори" шифаханәсендә урнаштырылган ЛХР һәм ДХРдан мәҗбүри күченүчеләргә бушлай юридик консультацияләр бирде.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр үз проблемалары турында адвокатка сөйләдеМәҗбүри күченеп килүчеләр үз проблемалары турында адвокатка сөйләде
Мәҗбүри күченеп килүчеләр үз проблемалары турында адвокатка сөйләде


Сорауларның бер өлеше инвалидлыкны рәсмиләштерү процедураларына кагылышлы иде, чөнки бу шифаханәдә 11 өлкән һәм 3 инвалид бала яши. Кайберләренең инвалидлыкны яңадан рәсмиләштерү вакыты җитә, кайберләренә документларны беренче тапкыр алырга кирәк булачак. ЛХР һәм ДХРдан килгән хезмәт пенсиясе турында сораулар бирделәр. Әгәр раслаучы кәгазьләр булмаса, алар Уфада нинди пенсия алачак?

"Күчеп килүчеләрнең власть органнары һәм Башкортстандагы төрле оешмалар белән хезмәттәшлегенең катлаулылыгы шунда: аларның мөһим мәсьәләләрен хәл иткәндә нинди ведомствога мөрәҗәгать итәргә һәм теге яки бу документларны кайда алырга кирәклеген аңламыйлар. Алар аптырашта.

Юридик консультацияләрдә ихтыяҗ зур, тагын бер тапкыр килергә планлаштырабыз, әмма безнең тырышлык кына җитәрлек түгел. Бу кешеләргә җәмгыятебезнең тулыканлы гражданнары булырга ярдәм итәргә кирәк, ведомстволарның аларның проблемаларына һәм сорауларына формаль рәвештә карамаска, һәр конкрет очракта җентекләп төшенергә, мөрәҗәгатьләргә җавап бирергә, башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк”, - дип билгеләп үтә Булат Сафин.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас