+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2022, 16:35

Оныкларын сигез ел буе бикләп тотканнар

Полицейскийлар рәхимсез пенсионерларның эзенә быел гына төшкән.

Оныкларын сигез ел буе бикләп тотканнар
Оныкларын сигез ел буе бикләп тотканнар
Германиядә кеше ышанмаслык хәлгә тап булганнар. Ике пенсионер сигез елга якын оныкларын бикләп тоткан һәм аны өйдән чыгармаган. Бу турыда “The Guardian” хәбәр итә.

Журналистлар сүзләренә караганда, кызга якынча алты ай булганда әнисе әтисенә кызы белән Италиягә күченергә җыенуы турында язу калдырган.
2015 елның сентябрендә баланың әтисе хатынны һәм баланы берничә тапкыр Аттендорда күрүе турында опека органнарына хәбәр итә. Опека хезмәткәрләре хатынның әти-әнисеннән сораша, тик тегеләре ана белән кызның Германиядән күчеп китүен раслый. Берничә ел буена полицейскийлар баланы эзләп табарга тырыша, ләкин быел гына аның эзенә чыга алганнар.

Билгеле булуынча, кыз беркайчан да илдән чыгып китмәгән, ә картәти белән картәнисе янында булган. Өстәвенә, тегеләре аны өйдән читкә чыгармый тоткан.

Полицейскийлар баланың тәнендә көч куллану эзләрен тапмаган, әмма кызның физик яктан үсеше бик начар һәм ул үзаллы баскычтан да күтәрелә алмый.

Баланың әнисе, әбисе һәм бабасы балигъ булмаган баланы иректән мәхрүм итүдә һәм рәхимсез мөнәсәбәттә гаепләнә. Ни өчен аларның ничә еллар буена баланы бикләп тотуы сәбәпләре билгеле түгел.

 
 
 
Фото: Depositphotos

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: