+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 ноябрь 2022, 08:40

Яңгыр дими, кар дими...

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Киров районында 9нчы полиция бүлегенең 22нче участок полиция пунктында булды.

Яңгыр дими, кар дими...Яңгыр дими, кар дими...
Яңгыр дими, кар дими...
Төбәк җитәкчесе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Полициянең өлкән участок уполномоченные, майор Зөлфәр Солтанов пунктның эше турында сөйләде. Анда балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Гөлназ Хәертдинова һәм участок уполномоченные, полициянең кече лейтенанты Римма Дементьева эшлиләр.

- Сезне Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Яңгырда да, кар яуганда да, салкыннарда да җәмәгать тәртибен саклыйсыз. Без моның өчен сезгә бик рәхмәтле, - диде Радий Хәбиров. – Хезмәтегез бик катлаулы. Сезгә уңышлар телим!

Шул ук бинада республика Башлыгы Уфаның җәмәгать хәвефсезлеге үзәгенең Киров районы буенча идарәсенең административ участогында булды, аннары 15нче стационар полиция постында кизү торган патруль-пост хезмәте хезмәткәрләрен котлады.

Төбәк җитәкчесе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең иң катлаулы хәлләрдә кешеләргә ярдәмгә килүен билгеләп үтте.

– Бу – җәмәгать тәртибе сагында торучы һәм хәвефсезлегебезне тәэмин итүче белгечләрнең, сержантларның, офицерларның зур армиясе. Нәкъ менә алар җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сафында. Безнең халыкка ярдәм кирәк булганда, алар полициягә бара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең полицейскийларның күбесе махсус хәрби операция бурычларын үти, Ватаныбызны саклый. Полициядә гади булмаган, асылда, ирләр эшен башкаручы яшь кызлар да хезмәт итә. Барысына да зур рәхмәт!

Фото: главарб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас