+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2022, 05:10

“Дөм караңгы иде, дөнья яктырды!”

Башкортстанга идарә итү үзәге ярдәме белән Туймазы районының Первомайское авылында электрүткәргеч төзекләндерелде.

“Дөм караңгы иде, дөнья яктырды!”“Дөм караңгы иде, дөнья яктырды!”
“Дөм караңгы иде, дөнья яктырды!”
Салаватта яшәүчеләрнең берсе “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” платформасында мөрәҗәгать калдырган. Хатын Ленин урамы буенча “Шатлык” сәүдә үзәге янында бакчада үстерелгән продукцияне сату өчен урыннар оештыруны сораган.

Искәртеп узабыз, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың шәһәр һәм район башлыкларына бакчачылар участокларында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрен сата алырлык урыннар җиһазларга кушты. “Бу мәсьәләне хәл итүгә Салават хакимиятендәге коллегалар да кушылды. Шәһәрдә бакчачыларның сәүдә урыннарын оештыру буенча актив эш алып барыла. Уфа урамының – 122а, Ленин урамының 53нче йортлары һәм шәһәр базарында бушлай прилавкалар бар иде инде. Августта Островский урамы буенча сәүдә мәйданчыклары төзекләндерелде, ә октябрь башында урындагы эшкуарлар ярдәме белән “Шатлык” сәүдә үзәге янында 7 сәүдә рәте урнаштырылды. Салават шәһәре хакимияте вәкилләре сүзләренә караганда, урам сәүдәсе урыннарын төзекләндерү эшләре дәвам итә”, – дип язалар ЦУРдан.
Бөренең Коммунистик һәм Совет урамнары киселешендә корыган агач булуы турындагы хәбәрне шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе “Кире элемтә” платформасында калдырган. Бөреле, агач үтеп баручылар һәм күрше йортта яшәүчеләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин, дип фаразлый. ЦУР бу хәлне эшкә алган, Бөре районы хакимиятеннән коллегалары да кушылган. Урынга Бөренең Төзекләндерү идарәсе белгечләре чыккан, агачны тикшереп, ул, чыннан да, авария хәлендә, дигән карарга килгәннәр. 30 сентябрьдә идарә хезмәткәрләре агачны кискән.
“Җиңү урамындагы “Дельфин” балалар бакчасы кайчан ачыла?” Бу сорауны 20 октябрьдә социаль челтәрләрдә Яңавыл шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз район башлыгы Илшат Вәзигатов битендә калдырган. Бинаны төзекләндерүне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәфәреннән соң башлап җибәргәннәр икән: ул былтыр августта эш сәфәре барышында иске балалар бакчасын караган һәм шунда ук тиешле йөкләмәләр биргән. Төзүчеләр бинаның фасадын һәм берничә подъездны ремонтлаган. 1 ноябрьгә “Дельфин” балалар бакчасы төркемнәре эшли башлаган.
Ләкин бу гына да түгел әле. Балалар бакчасы территориясен төзекләндерүне подрядчы дәвам итәчәк. Биредә территория асфальтланачак, верандалар алмаштырылачак, шулай ук резина өслекле яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
30 октябрьдә Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә ЦУРның мәгълүмат системалары түбәндәге мөрәҗәгатьне тотып алган: Туймазы районының Первомайское авылында яшәүче бер ханым электр чыбыгы өзелүгә зарлана. Көз ахырында ял көннәрендә яктылык, кайнар су һәм җылытусыз калу – җитди проблема.
Башкортстанга идарә итү үзәгенең кизү торучысы район хакимиятеннән коллегалары белен оператив элемтәгә кергән. Алар инде проблема турында хәбәрдар булган: авария бригадасы линияләрне тикшерү һәм зыян күргән урынны ачыклап, ремонт ясау өчен урынга чыккан. Электр чыбыкларына агач авып, аларны өзгән икән. Ут сүнүнең сәбәбе шул булган. БашРЭС хезмәткәрләре электр линияләрен ялгаган һәм озак та үтмәстән Первомайское авылында ут кабынган.
Илеш районындагы Ташчишмә елгасы аша күперне тизрәк сафка кертү үтенечен урындагы халык социаль челтәрләрдә 2020 елның җәендә үк калдырган. Озакка сузылган ремонт аркасында урау юлдан файдаланырга туры килгән. Аны да ремонтларга кирәк, бигрәк тә Каенлык – Бишкурай авылы арасындагы участокта. Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары хәбәрне эләктергән, эшкә Илеш районы хакимияте һәм республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе кушылган.
Этаплы эш башлана. Беренчесе: Каенлык – Бишкурай торак пунктлары арасындагы “М7 “Идел” – Яңа Коты” муниципальара әһәмияттәге юлга карый, ә ул республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе балансында. Икенчесе: күпер дә әлеге оешма балансында. Идарә ул вакытта подрядчыга эшләрнең сыйфаты һәм сроклары буенча дәгъва белдергән булган инде.
Күперне төзекләндерү 2020 ел ахырына тәмамланган. Ә менә юл белән эшләр сузыла. Документлар әзерләү, проблемалы участокларны 2021-23 елларга ремонт планына кертү вакытны ала. Юлга капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителә. Торышы яхшырак булган участокларда чокырлар ямала.
2021 ел буена һәм быел “М7 “Идел” – Яңа Коты” юлына ремонт ясыйлар. План буенча бу эш октябрь ахырына кадәр тәмамланырга тиеш булган. Ул ике атнага иртәрәк тәмамланган һәм 13 октябрьдә юлчылар өч участокта ремонт эшләренең төгәлләнүе турында хәбәр иткән.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас