+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2022, 11:10

Күпфункцияле үзәк яңа төр хезмәт күрсәтә

«Минем документлар» Күпфункцияле үзәк хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гаризаларны һәм документларны күчмә кабул итү, шулай ук эшнең әзер нәтиҗәләрен китерү сервисын башлап җибәрә.

Күпфункцияле үзәк яңа төр хезмәт күрсәтә
Күпфункцияле үзәк яңа төр хезмәт күрсәтә
Бу хезмәт Уфа шәһәре буенча булдырыла.

"Күчмә хезмәт күрсәтү кысаларында КФҮ белгече күрсәтелгән вакытка билгеләнгән урынга килә һәм билгеләнгән регламент буенча документлар кабул итә яки бирә", - дип билгеләп үтте Башкортстанның Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.

Күчмә кабул итү өч хезмәт буенча башкарыла:

1. Күчемсез милекне дәүләт кадастр исәбенә кую, яисә күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве үткәрү;

2. Юридик, физик берәмлекләрне шәхси эшкуарлар һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары сыйфатында дәүләт теркәве (шул исәптән эшнең әзер нәтиҗәләрен китерү мөмкинлеге дә тормышка ашырылган);

3. Капиталь төзелеш, инженерлык инфраструктурасы һәм тышкы төзекләндерү объектларының техник паспортларын, техник планнарын әзерләүгә гаризалар кабул итү.

Хезмәт резидентлар өчен дә, бизнес өчен дә бар. Хезмәтне рәсмиләштерергә яки түләү күләмен, шулай ук бушлай хезмәт күрсәтү хокукына ия кешеләр исемлеген КФҮ белгечләреннән, контакт-үзәк телефоннары буенча +7-347-246-55-33, +7-927-33-33-10, рәсми сайтта: mfcrb белергә була.

#нацрейтинг

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: