Башкортстан Башлыгы ишембайлыларны истәлекле вакыйга белән котлады.
- Без бүген Ишембайга аерым хисләр белән килдек. Мемориаль комплексны ачу - 90 ел элек беренче башкорт нефтен чыгарган ветеран-хезмәтчәннәргә хөрмәт билгесе. Ул вакытта безнең төбәкне «Икенче Баку» дип атадылар, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Беренче ачучылар - безнең ата-бабаларыбыз – катлаулы шартларда эшләде. Кул эше күп иде. Ләкин бу хезмәт фидакарь һәм бик кирәкле иде. 1940 елларда ишембайлылар Бөек Ватан сугышында җиңүне тәэмин итте. «Башнефть» компаниясенә һәм аның генеральный директоры Андрей Николаевич Лазеевка «кара алтын» чыгару бара торган территорияләргә игътибары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алга таба да производстволарны булдыру һәм модернизацияләү, торак пунктларны төзекләндерү буенча бергә эшләячәкбез. Барыгызны да зур бәйрәм белән котлыйм!
«Башнефть»нең генеральный директоры Андрей Лазеев 1932 елның 16 маенда беренче сәнәгать нефть агымы алынган тарихи урында һәркемне сәламләвенә шат булуын билгеләп үтте.
– Бу вакыйга республиканың зур нефть-газ сәнәгатенә нигез салды, ил үсешенә зур өлеш кертте, - диде Андрей Лазеев. - Тармак ветераннарына һәм «Башнефть» хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Безнең компания данлы традицияләрне дәвам итә-җитештерүне үстерә, инновацион продуктлар чыгара, технологияләрне яңарта. Бу безгә республиканың нефть-газ комплексында лидерлык позициясен алырга мөмкинлек бирә. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм игелекләр телим!
Радий Хәбиров, Андрей Лазеев һәм тантананың мәртәбәле кунаклары «Вышка-бабушка» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар.
1962 елда төзелгән монумент - республикага беренче булып «кара алтын» биргән 702нче скважинаның консервацияләнгән нефть каланчасыннан гыйбарәт. 1981 елга кадәр скважинадан 37,9 мең тонна нефть чыгарылган.
«Башнефть» компаниясе ярдәме белән мемориаль комплексны реконструкцияләү быел тәмамланды. Проектның бәясе 70 млн. сум тәшкил иткән.
- Без монда малай чакта килергә яраттык. Бу һәйкәлне Ишембайда яшәүче һәркем белә. Монда туй үткәрүчеләр фотога төшәргә килә. Аңарәхмәт, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Радий Хәбиров.