“Кызыл таң” гәзите коллективында тәрбияләнеп, иҗади чыныгу үткән, башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә киң танылу алган дистәләгән журналистлар, әдипләр, шагыйрьләр, фән кешеләре, дәүләт эшлеклеләрен саный китсәң, бик зур исемлек барлыкка килер иде. Димәк, “Кызыл таң” гәзите иҗат, әдәбият әһелләре тәрбияләү мәктәбе дә булып торган һәм бүген дә шушы вазыйфаны уңышлы башкарып килә.
Бүген килеп, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер тапкыр инанырга мөмкин. Әлеге гәзиткә кырык елга якын хезмәт салган тәҗрибәле журналист, ”Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре”, якташыбыз, Илеш районының Иштерәк авылында туып-үскән Идрис Сәетгалиевның “Халык бәйрәме – Сабантуй – праздник всенародный” китабы – моңа ачык дәлил.
Күптән түгел авторның туган ягында әлеге китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе үтте. Ул район үзәкләштерелгән китапханәсендә, “Илһам” әдәби-музыкаль клубында уздырылып, җанлы фикер алышуга әйләнде. Кичәнең сценарие максатка юнәлешле итеп төзелеп, аны клуб җитәкчесе, китапханәче Клара Хәлиуллина алып барды. Чарада башкала кунаклары белән бергә китап геройлары, урындагы иҗатчылар, авыллардагы китапханәчеләр һәм мәктәпләрнең тел һәм әдәбият укытучылары катнашты.
Китап туе китапханәчеләр башкаруында Сабантуйга әзерлекне гәүдәләндергән күренеш белән башланып китте һәм китапның эчтәлеге эзлекле рәвештә ачыла барды. Әйтергә кирәк, хәзер календарьда нинди генә бәйрәмнәр юк?! Алар фонында кайбер милли йолаларыбыз һәм бәйрәмнәребез, шул исәптән Сабантуй да, үзенең милли төсмерен елдан-ел югалта башлады. Сер түгел, бигрәк тә авылларда төрле ярышлар, үзешчән сәнгать осталарын бәйгегә чыгару урынына читтән артистлар чакырып, вакытны концерт карау белән уздыруга кайтып кала башлады. Нәтиҗәдә, гомер-гомергә Сабантуйларның оештыручысы булган халык бүгенге көндә күбрәк пассив тамашачы ролен үти. Шушы шартларда Идрис Мөдәрис улының гаять зур эзләнүләр һәм тырыш хезмәт аша төзегән китабының нәшер ителүе аерым әһәмияткә ия.
Ул Сабантуйларын популярлаштыруны, аның тарихын, чын кыйммәтен, үткәрү рәвешен саклап калу һәм киләчәккә тапшыруны күздә тота. Китап бай эчтәлекле, күпсанлы төсле фотосурәтләр белән бизәлгән булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Ул бәйрәмнең тарихына багышланган мәкаләләр белән ачыла. Арытаба бәйрәмнең бүгенге рәвеше, һәр төбәкнең үзенә генә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре турындагы язмалар урын ала. Аларда Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Иглин, Туймазы, Бакалы, Дүртөйле район Сабан-туйларының үзенчәлекләре бәян ителә. Хәтта Русия төбәкләре – Мәскәү, Түбән Новгород, Свердловск, Ырынбур, Төмән якларыннан да мисаллар китерелә. Автор, болар белән генә чикләнмичә, Польша, Бельгия, Бөек Британия, Австралия, Израильдә яшәүче татарларның да Сабантуй үткәрү тәҗрибәсен сурәтли. Ә инде китапка Сабантуйга багышланган әдәби әсәрләр дә кертеп җибәрү җыентыкның укымлылыгын тагын да арттыра. Мәшһүр Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Мостай Кәрим, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән, “Идегәй” дастаныннан өзекләр китерү милли бәйрәмнең гасырлар дәвамында үсеш-үзгәрешләр процессын эзмә-эзлекле күзалларга мөмкинлек бирә.
“Гомумән, китапка Идрис Мөдәрис улы бик зур хезмәт салды, – диде кичәдә “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Уфадагы “Якташлар” берләшмәсе җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов. – Китап тарихи вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Ул яшь буынга ватанпәрвәрлек хисен сеңдереп үстерүдә, милли традицияләребезне ихтирам итәргә өйрәтүдә, телебезне саклауда яхшы кулланма булыр дип ышанам”.
Кичәгә китапка кереш сүз язган галим, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов та кайткан иде. Ул чыгышында, китапның әһәмиятенә тукталып, Фаил Камил улының фикерен җөпләде һәм: “Әлеге китап төрле сәбәпләр аркасында урыслашып, туган телен югалткан яшьләребезгә милли асылларына кайту, Сабантуй белән танышу аша фольклорыбызны, әдәбиятыбызны өйрәнү мөмкинлеген бирер”, – диде. Ул аны шартлы рәвештә “Сабантуй энциклопедиясе” дип атады.
Авторның хезмәттәше һәм фикердәше, күренекле журналист һәм туган як тарихын өйрәнүче Фәнүр Гыйльманов та әлеге мәртәбәле хезмәткә югары бәһа бирде.
Кичәдә катнашучы, әлеге китап геройларының берсе, Исәнбай авылы биләмәсе хакимияте башлыгы, милли көрәш буенча СССР спорт мастеры Фәгыйтьҗан Зарипов, Югары Яркәйнең 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнзия Арсланова алда чыгыш ясаучыларның фикерен үз эш тәҗри-бәләреннән мисаллар белән тулыландырдылар. Фәгыйтьҗан Газизҗан улы, мәктәпләрдә милли көрәш секцияләре булдыру яшьләрне физик һәм рухи яктан чыныктырып, тормыштагы авырлыкларга каршы торырга өйрәтеп үстерергә ярдәм итәр иде, дигән теләк белдерде. Ә Фәнзия Арсланова исә балалар бакчасында нәниләр өчен Сабантуй бәйрәмен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, китапның бу җәһәттән бик яхшы кулланма булачагын билгеләде. Бу сүзләргә Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның атказанган укытучысы Илмира Ахунова да кушылды. Ул мәктәпләрдә туган тел дәресләренең кыскартылуы шартларында тәрбияви чараларның аеруча мөһимлеген әйтеп үтте һәм әлеге китапны һәр мәктәптә булдырырга иде, дигән теләк белдерде.
Кичәдә катнашучы район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Әл-фирә Вәлидова, Карабаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илдус Камалов, үзәкләштерелгән китапханә директоры Айгөл Якупова, авторны китап нәшер итүе уңаеннан тәбрикләп, милли традицияләрне саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткер-деләр.
Китап хакындагы җанлы әңгәмә урындагы иҗатчылар һәм сәнгать осталары Рәвилә Акмалова, Мәрьям Шәмсиева, Илмира Насертдинова, Фәнә Минһаҗеваның чыгышлары белән үрелеп барды. Ә якташыбыз, Башкортстанның халык һәм Татар-станның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге “Сәйяр” эстрада театры артистлары: Башкортстанның атказанган артисты, скрипкачы Гүзәл Кәлимуллина, баянчы һәм җырчы Салават Әкъсәнов, яшь җырчы Валерий Назаровның чыгышлары, ямь өстенә ямь өстәп, очрашуны чын бәйрәмгә әйләндерде.
Очрашуга йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: татар халкының милли бәйрәмнәре арасында Сабантуй аерым урын алып тора. Ул, дәверләр узган саен, төрле төсмерләр белән баетылган. Киләчәктә дә шулай булып калсын иде ул, чын халык бәйрәме булсын иде. Бу – китап авторы Идрис Мөдәрис улының төп максаты.
Гөлфинә СӘЛИМОВА.
Илеш районы.