+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2022, 09:50

Чүп-чар чыгару өчен түләмәячәкләр

Бүген республикада чат-бот эшли башлаячак, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча ташламалар турындагы барлык мәгълүматны җыячаклар.

Чүп-чар чыгару өчен түләмәячәкләрЧүп-чар чыгару өчен түләмәячәкләр
Чүп-чар чыгару өчен түләмәячәкләр
Анда льготаны рәсмиләштерү өчен нинди документлар һәм аны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген этаплап аңлатачаклар. Аерым ресурс булдыру карары кабул ителде, чөнки бу тема буенча ЦУРга сораулар күп килә.

Мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре чүп-чар чыгару өчен түләүдән азат ителәчәк. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы республика территориясендә эшләүче барлык операторлар белән шундый килешү төзеде. Моннан тыш, газлаштыру өчен сертификатлар бирү мәсьәләләре буенча чат-ботны эшләтеп җибәрергә әзерлиләр.

"Әлегә Төзелеш һәм архитектура министрлыгыннан "норматив" юк, көтәбез. Документлар булгач, шунда ук шундый чат-ботны да эшләтеп җибәрәчәкбез", - дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас