+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2022, 14:50

Коткаручыларның хезмәте һәрвакыт кирәк һәм мөһим!

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендәге республика Хөкүмәте утырышында республика янгын-коткару көчләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Коткаручыларның хезмәте һәрвакыт кирәк һәм мөһим!Коткаручыларның хезмәте һәрвакыт кирәк һәм мөһим!
Коткаручыларның хезмәте һәрвакыт кирәк һәм мөһим!

- Башкортстан территориясендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының 865 янгын сүндерүчесе һәм коткаручысы даими рәвештә гадәттән тыш хәлләргә әзер. 25 янгын часте, 8 эзләү-коткару отряды һәм химия-радиометрия лабораториясе тәүлек буе оператив мәсьәләләрне хәл итә.

Соңгы өч елда гына да 3,5 меңгә якын кеше гомере саклап калынды. Бу эш бик мөһим. Республика коткару бүлекчәләренең көчләре һәм чаралары мониторингын даими рәвештә алып барырга кирәк, - диде Андрей Назаров.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров янгын-коткару көчләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге турында җентекләп сөйләде. Республика Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет бүлекчәләре карамагында куелган бурычларны хәл итү өчен 191 махсус техника берәмлеге, шул исәптән янгын-коткару вертолеты, 65 янгын сүндерү автомобиле бар.

Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, янгын-коткару вертолеты язгы ташу һәм урман янгыннарын мониторинглаганда, ландшафт һәм техноген янгыннарны сүндергәндә үз нәтиҗәлелеген раслаган. Соңгы өч елда профильле дәүләт комитеты бүлекчәләре 10 меңнән артык оператив чакыруга чыккан, шул исәптән һәлакәттән коткару эшләренә - 4517, янгыннарны сүндерүгә -1821, аварияләргә 690 тапкыр чыкканнар, водолазлар 224 тапкыр су төбен тикшергән. 3447 кеше коткарылган. Быел Уфа районының Булгаково авылында модульле янгын депосы төзелгән, Гафури районының Красноусол авылында янгын-коткару депосы төзелә башланган. Шулай ук Нуриман районындагы Павловка сусаклагычындагы коткару отрядына да яңа сулыш өрделәр: аның штат саны 22 кешегә кадәр арттырылды, шәхси составны һәм техниканы урнаштыру өчен модульле бинаны монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Утырыш азагында Хөкүмәт Премьер-министры һәлакәтләр санын киметү эшен дәвам итәргә, шулай ук 2030 елга кадәрге чорга янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе һәм табигый янгыннар хәвефен булдырмау программасы кысаларында чараларны тормышка ашырырга кушты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас