

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга декабрь өчен гыйнварда түгел, ә 25 декабрьгә кадәр, ягъни вакытыннан алда түләнәчәк.
Бу хакта оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова Дәүләт думасы депутаты Максим Иванов соравына җавап итеп хәбәр итте. Депутат бу хакта үзенең телеграмм-каналында язган.
«Мобилизацияләнүчеләргә акча түләү тәртибе буенча ведомстводан җавап алдым. Бу мәгълүматны бөтен Русия белә: узган ай өчен һәр айның 10-20 көнендә акча киләчәк. Мондый схеманың тискәре ягы шунда, Яңа ел бәйрәмнәренә мобилизацияләнгән кеше, димәк, аның гаиләсе дә (хатыны, әнисе, балалары) декабрь түләвеннән мәхрүм калачак Мондый хәл килеп чыкмасын өчен Оборона министрлыгы искәрмә ясый: декабрь өчен акча 25 декабрьгә кадәр түләнәчәк», — дип язган Максим Иванов.
Фото: Башинформ