Дәүләт думасы вице-спикеры, "Бердәм Русия" Генераль советы секретаре урынбасары Анна Кузнецова бу документның нинди беренчел бурычларны хәл итәргә тиешлеге турында “Парламентская газета”га сөйләде.
“Психологик ярдәмне регламентлаучы закон булмау бүгенге катлаулы ситуациягә китерде, бездә кешеләргә чыннан да ярдәм итә торган психолог-профессионаллар һәм ялган “белгечләр” - үзләрен психологлар дип атаучы кешеләр бар, - дип билгеләде Анна Кузнецова. - Мондый хәсрәт белгечләр кешеләргә зыян гына итә. Өстәвенә, алар тулаем алганда чын психологларга ышанычны какшата”.
Анна Кузнецова сүзләренчә, бүген төрле ведомстволарда - Мәгариф, Гадәттән тыш хәлләр, Сәламәтлек саклау министрлыкларында психологик ярдәм күрсәтү тәртипләре җайга салынган, алар ведомстволар эчендә эшли. Әмма бу өлкәне регламентлаучы бердәм закон әлегә юк.
Фото: pixabay.com.