Бу хакта Хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова хәбәр итте.
«Гадәттәгечә, Башкортстан Башлыгының Яңа елны бәйрәм итү турындагы еллык указы нигезендә, министрлык 18 яшькә кадәр биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрнең 14 яшькә кадәрле балаларын Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итә. Әйтик, агымдагы елда 5,9 млн. сумнан артык 17 403 бүләк алу каралган», — дип хәбәр итте министр урынбасары.
Чагыштыру өчен, 2019 елда 16 115 бала - 5,3 млн. сумлык, 2020 елда — 16 430 бала - 5,9 млн. сумлык, былтыр 16 713 бала 7,01 млн. сумлык бүләкләр алды. Бүләкләрне тапшыру белән халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләре һәм «Гаилә» үзәкләре шөгыльләнә.
Министрлык карамагындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә Яңа ел иртәләрен үткәрү һәм декабрьдә социаль хезмәтләр алучы 2000нән артык балага Яңа ел бүләкләре тапшыру планлаштырыла.
Шулай ук 15 балалар йорты һәм 34 социаль приютта тәрбияләнүчеләргә бюджеттан тыш акчалар исәбенә бүләкләр тапшырылачак һәм Яңа ел чаралары оештырылачак. Ятим балалар өчен 23-25 декабрьдә Мәскәүдә узачак Яңа ел чыршысында балалар социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасыннан 12 бала катнашачак.
Моннан тыш, вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче балаларны һәм өлкән гражданнарны, ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән, Украинаның аерым территорияләреннән мөстәкыйль килгән гаиләләрне котлау оештырылачак. Яңа ел чараларын оештыру, бүләкләр тапшыру Уфаның «Шәһәрне үстерү иҗтимагый фонды» социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды гранты исәбенә үткәреләчәк, 300гә якын кешене котлау планлаштырыла.
Фото: башинформ