+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 ноябрь 2022, 09:05

Башкортстанга каты салкыннар килә

Башкортстан синоптиклары үз фаразын белдерде.

Башкортстанга каты салкыннар киләБашкортстанга каты салкыннар килә
Башкортстанга каты салкыннар килә

Башкортстанны кискен салкыннар көтә. Башгидрометүзәк синоптиклары якындагы көннәргә һава торышының төгәл фаразын бирде.

Бүген, 15 ноябрьдә, бераз кар явачак һәм юлларда бозлавык булачак. Кичен көчле җил көтелә. Төнлә термометр баганасы -6, -11 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез - 3, -8 градус булачак.


Иртәгә, 16 ноябрьдә кар явачак, җил уртача булыр дип көтелә. Һава температурасы төнлә -6 -11 , аязганда бөтенләй -16 градус булачак. Көндез -5... -10 градус булыр дип көтелә.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас