

14 ноябрьдә кич Уфа шәһәрнең Октябрь проспектындагы «Дан бульвары» тукталышы янында кичке җиделәр тирәсендә «НефАЗ», «Форд Транзит» һәм «Лотос» автобуслары бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Форд»ның биш пассажиры зыян күргән. Алар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшләгән, тикшерү башланган.
Уфа прокуратурасы гражданнарны йөртү буенча хезмәт күрсәтүләрнең законлылыгына, шулай ук транспорт чараларының хәвефсезлек таләпләренә туры килүенә бәя бирәчәк.