

12 яшьтә башладым...
Бүген 32 яшьлек Рамил Хәкимов — яшь һәм шат күңелле егет. Ул рәхәтләнеп йоклый ала, сулышы кысылмый, тыны бетми. Ләкин 12 яшьтә үсмер тәмәке тартып карарга булган. Теләсә ниндиен түгел, ә кара “Петр I”не. Ул вакытта иң “авыр” сигаретларның берсе.
“Ул мизгелдә тизрәк олы егет буласым, һичьюгы шундый булып күренәсем килде. Әтинең курткасыннан “Петр I” кабын алдым, урамда дусларым белән очраштым һәм алар минем тәмәжник дусларыма әйләнде. Тәмәке тарту өчен дәресләр арасында юл аша агачлыкка йөгерә идем. Хәзер искә төшерәсең дә, нигә кирәк булган икән бу миңа, дип уйлыйсың. Күпләрдә булган гадәти хәл: әти-әниләр ашханәдә ризык алырга акча бирә, ә мин тәмәке сатып алам. Тәмәкене ике ел тарттым”, — дип искә ала Рамил.
14 яшендә үсмер җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. Бу эшкә җитди карый. Әлбәттә, спорт булган тормышында тәмәкегә урын табылмаган. “Ул вакыттагы дуслар әле дә тарта. Аларның берсендә үпкә яман шеше таптылар, — ди Рамил. — Әлегә кадәр тәмәкедән арынмаган кешеләргә киңәшем шул: бу яман гадәтне ташларга үзегездә көч табыгыз. Тәмәкене көнбагыш яки ниндидер конфет белән алыштырыгыз”.
Дусларны дөрес сайламасаң...
“Тәмәке тарту – модада”, — дип уйлый 14 яшьлек Алинә Басыйрова һәм беренче тапкыр көйрәтеп җибәрә. Әлбәттә, тик торганнан гына түгел. Начар компания һәм әллә кайчаннан тарткан кызлар белән малайлар Уфада яшәүче Алинәне сәламәтлек юлының “кәкре” сукмагына этәрә.
Бүген 31 яшьлек Алинә болай ди: “Мин үзем ташларга булдым, чөнки көненә бер кап тәмәке бетә иде, мондый күләм куркыта башлады, — ди ул.— Аллен Каррның (“Тәмәке тартуны ташлауның җиңел ысулы” китабы авторы, — ред.) китабын укып чыктым да шунда ук ташладым. Хәзер мин даими һәм озын дистанцияләргә йөгерәм, йөзәм һәм залда шөгыльләнәм. Кечкенә кызым бар. Тәмәке боларның берсенә дә кысыла алмый һәм мин ташлаганыма бик шат. Гомумән, башлавыма гына шат түгел”.
Алинә тәмәке тартучыларга әкренләп түгел, ә шунда ук ташларга киңәш итә. Көнгә берәр тәмәкегә кыскартудан фәтва юк. “Бу авыр булып тоела гына, — ди ул. — Сигаретларны электронга алыштыру да ярдәм итми”.
Быел – юбилей!
Вадим Карачурин быел ноябрьдә тәмәкесез тормыш юбилеен билгеләп үтә. Моннан нәкъ ун ел элек ул тартудан баш тарткан. Барысы да мәктәптә үк башланган. “Сигезенче-тугызынчы сыйныфта укыганда сыйныфташым тартып карарга тәкъдим итте. Без ул вакытта ниндидер походта идек. Менә шулай минем тәмәкеле тормышым башланды”, — дип искә ала Вадим.
Уфа егете 34 елын “Солнце”, “Шипка”, “Стюардесса”, “Опал”, “Родопи” һәм башка атамалардагы сигаретлар коллыгында үткәргән. Берничә тапкыр ташларга маташкан. Бигрәк тә салкын тиеп авырган вакытта бу теләк аңа тынгылык бирмәгән. Ләкин көче ике-өч көнгә генә җиткән. “Даими рәвештә кемдер тәмәке тартырга чакыра яки янәшәдә төтенли иде. Бу авыр...”, — ди ир.
2012 елда Вадим урам буйлап барганда каптан соңгы тәмәкесен алып тарта. Бер сәгать элек ул эшсез калганын белә. “Шул вакыт “Җитте!” дип уйладым! Буш капны ыргыттым һәм башкача башламадым. Дөрес, ярты елдан соң ял вакытында бу гадәтемә кире кайтырмын дип уйлаган идем, әмма ялның аннан башка да яхшы узуын аңладым”, — ди уфалы.
Вадим тәмәкесез тормышның күпчелек уңай якларының берсе — ис тоя башлау, дип саный. “Мин коллыктан азат ителгән кебек булдым”, — ди элекке тәмәкече. Начар гадәттән арынырга теләүчеләргә Вадимнан киңәш: төтенгә, ягъни бушка, күпме акча тотылуын, гомернең күпмегә кыскаруын исәпләргә. Билгеле булуынча, бер тәмәке 5 минут 30 секунд гомерне кыскарта.
Әйткәндәй, тәмәке төтене күп авыруларны китереп чыгара һәм булганнарын кискенләштерә, барлык органнарга диярлек тәэсир итә. Анда 7 меңнән артык матдә бар, ул 250 зарарлы матдәдән һәм 70тән артык исбатланган канцерогеннан тора. Алар арасында углерод газы (сөрем газы), никотин, цианидлы водород, акролеин, азот диоксиды, тәмәке N-нитрозаминнары, пиридин, квинолин һәм башка агулар бар. Галимнәр бер кап тәмәке тартканда кеше ала алган радиация дозасыннан җиде тапкыр күбрәк доза ала, дип искәртә. Ә тәмәке радиациясе башка канцероген матдәләр белән бергә — яман шеш авыруының төп сәбәпчесе! Тәмәке тарту үпкә яман шешен генә түгел, ә ким дигәндә 15 башка төр: авыз куышлыгы, эчәк, бавыр, ашказаны асты бизе һ.б. яман шешләр үсешен дә арттыра.
Ташлаганнан соң организм ниләр кичерә?
20 минут
Беренче уңай үзгәрешләр соңгы тәмәкене тартканнан соң 20 минуттан соң башлана: йөрәк тибеше, кан басымы нормальләшә. Эш шунда, никотин йөрәкне ешрак тибәргә, ә кан тамырларын — кысылырга мәҗбүр итә, чөнки ул адреналин гормоны чыгаруны көчәйтә.
8 сәгать
Соңгы сигареттан соң сигез сәгать узгач, кандагы кислород дәрәҗәсе күтәрелә башлый, һәм агулы углерод газы (сөрем газы) дәрәҗәсе төшә, яртылаш кими. Сөрем газы тәмәке янганда бүленеп чыга. Тәмәке тарту процессында бу тәме дә, исе дә булмаган газ кандагы кислородны этеп чыгара. Нәтиҗәдә, үпкәләрнең функциясе бозыла, йөрәк көчәйтелгән режимда эшли башлый, күзәнәкләргә һәм тукымаларга кирәкле кислород җитешми, бу инсультка яки йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин.
48 сәгать
Тәмәке тартмыйча ике тәүлек үткәргәннән соң, сез иртәнге ашка ашаган сыр белән бутербродның никадәр тәмле булуына бик гаҗәпләнерсез. Чөнки тәм һәм ис тоя башлаячаксыз. Тәмәке тарту борында урнашкан ис сизү нервларына зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә тәмәке тартучылар исне һәм тәмне начар аера.
Моннан тыш, бу вакытка организм тулысынча сөрем газыннан арына, ә тын алу юллары аларда җыелган лайлалардан тазартыла башлый.
72 сәгать
Өченче тәүлеккә сулыш алуның никадәр җиңелрәк булуын сизәрсез. Чөнки альвеола һәм бронхиолалар — сулыш алу системасының өлешләре — терелә башлый. Моннан тыш, сез энергия артуын сизәрсез, чөнки каныгыздагы кислород дәрәҗәсе күтәрелә.
Ике атна
Тәмәкесез ике атна гына үткән, әмма сезнең кан әйләнеше сизелерлек яхшырачак, йөрәк һәм мускуллар аша кан яхшырак агачак. Эш шунда, тәмәке төтенендәге агулы матдәләр, беренче чиратта, сөрем газы, артерияләрдә төеннәр барлыкка килүгә китерә, алар тыгыла, функцияләре бозыла, инфарктка илтүче атеросклероз башлана.
Өч ай
Соңгы тәмәкене тартканнан соң өч ай узгач, үпкәләрегез функцияләре 10 процентка яхшырак эшли, йөткерү, тын бетү һәм башка сулыш алу проблемалары юкка чыга башлаячак. Шул ук вакытта, әгәр дә йөткерү дәвам итсә, борчылырга кирәкми — сезнең үпкәләрегез һәм бронхларыгыз еллар дәвамында җыелган лайладан арынуын дәвам итә.
Бер ел
Әгәр бер ел эчендә бер генә тәмәке дә тартмаган булсагыз, шатланыгыз — инфаркт һәм башка йөрәк авырулары куркынычы хәзер тәмәке тартучыларга караганда яртылаш түбән.
10 ел
Ун ел тәмәке тартмаганнан соң, үпкә яман шешеннән үлем куркынычы тәмәке тартуны дәвам итүчеләрнекенә караганда икеләтә түбәнәя.
Тәмәке тарту үпкә яман шеш авыруын гына түгел, ә ким дигәндә 15 башка төр яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычын да арттыра: авыз куышлыгы, эчәк, бавыр, ашказаны асты бизе яман шеш авыруы һ.б.